Аксубаево
  • Рус Тат
  • Пасха бәйрәмен каршылаган төндә

    Православие динен тотучылар узган якшәмбедә үзләренең иң зур бәйрәмнәре - Пасханы билгеләп үттеләр. Төп тантана төнге гыйбадәттән башланды. Алар районның барлык православие чиркәүләрендә дә үтте. Аксубай үзәге чиркәвендә аерым мохит хөкем сөрде. Пасха төнендә бирегә ике йөздән артык кеше җыелды. Алар арасында Аксубай кешеләре генә түгел, күрше-тирә авыллардан килүчеләр дә...

    Православие динен тотучылар узган якшәмбедә үзләренең иң зур бәйрәмнәре - Пасханы билгеләп үттеләр.


    Төп тантана төнге гыйбадәттән башланды. Алар районның барлык православие чиркәүләрендә дә үтте.

    Аксубай үзәге чиркәвендә аерым мохит хөкем сөрде. Пасха төнендә бирегә ике йөздән артык кеше җыелды. Алар арасында Аксубай кешеләре генә түгел, күрше-тирә авыллардан килүчеләр дә бар иде, яшьләр дә күп килгән. Алар бу төнне кулларына шәмнәр тотып, чиркәү тирәли әйләнделәр. Әлеге йола Аксубай яшьләрен үзенә аерым җәлеп итә. Тантанада катнашучылар чиркәү хоры башкарган җырлар астында, кулларындагы шәмнәрне сакчыл тотып бардылар. Чиркәүдә гыйбадәт кылу таң атканчыга кадәр дәвам итте.

    - Тәңре безгә үлгәннән соң терелү барлыгын, Ходайга якын булу, аңа ышанырга кирәклеген искәртә, - дип сөйли Аксубай гыйбадәт йорты башлыгы Александр Качаев.

    Якты Пасха атнасында, сишәмбе көнне Аксубай чиркәвенә Иерусалимнән кадәр килгән бәрәкәт утын алып килделәр. Православие динен тотучылар утны үз өйләренә дә алып кайта ала.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: