Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Осталыклары белән таң калдырдылар

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең әниләре, әбиләре өчен тагын бер бәйрәм әзерләделәр. Сишәмбе көнне алар районның төп сәхнәсендә ике сәгатьлек концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Хореография, вокал, уен кораллары бүлеге укытучылары үзләренең иң якын, газиз кешеләренә матур җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Алып баручылар Эвелина һәм Дарина Сруртдиновалар әниләргә һәм әбиләргә...

Балалар сәнгать мәктәбе укучылары үзләренең әниләре, әбиләре өчен тагын бер бәйрәм әзерләделәр.


Сишәмбе көнне алар районның төп сәхнәсендә ике сәгатьлек концерт программасы белән чыгыш ясадылар. Хореография, вокал, уен кораллары бүлеге укытучылары үзләренең иң якын, газиз кешеләренә матур җырлар, биюләр бүләк иттеләр. Алып баручылар Эвелина һәм Дарина Сруртдиновалар әниләргә һәм әбиләргә җылы, матур теләкләрен җиткерделәр. Бу көнне сәхнәдә иң яшь "йолдызчыклар"- дүрт-алты яшьлекләр дә чыгыш ясады, ә алар өчен районның төп сәхнәсендә беренче тапкыр чыгыш ясау чын имтихан булды.


Күз явын алырлык сәхнә киемнәре, биюләрдә гәүдәләндерелгән образлар, тавышлар һәм уен коралларының моңы тамашачыларның күңел кылларын тибрәндерде, алар хәтта шунда, залда ук, кушылып биеделәр дә.


-Бу яз көне укучыларыбызның әниләренә, сәләтле балалар үстерүләре өчен рәхмәт йөзеннән оештырыла торган традицион концерт,-дип әйтте ДШИ директоры Галина Сруртдинова. -Озакламый елның төп концерты-отчет концерты булачак. Бүген исә "Йолдызлык" конкурсы алдыннан генераль репетиция булды, дисәң дә була, ә аңа без иң яхшы биюләрне һәм җырларны керттек.


Ә без, үз чиратыбызда, яшь артистларга республика сәхнәсендә дә шулай ук күктәге йолдызлардай балкуларын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев