Аксубаево
  • Рус Тат
  • Онытылмаслык мәктәп еллары

    Җомга көнне Аксубай бистәсенең үзәк мәйданында чыгарылыш укучыларының традицион саубуллашу кичәсе узды. Быел 168 укучы гомуми белем алды. Шунысы зур билгеләнешкә ия, укучылар бу тантананы каладагы яшьтәшләре кебек, ресторан һәм кафеларда түгел, ә үзләре унбер ел белем алган мәктәптә билгеләп үтүгә өстенлек бирәләр. "Кафе һәм клубларда утырырга өлгерербез, чыгарылыш кичәсен...

    Җомга көнне Аксубай бистәсенең үзәк мәйданында чыгарылыш укучыларының традицион саубуллашу кичәсе узды.

    Быел 168 укучы гомуми белем алды. Шунысы зур билгеләнешкә ия, укучылар бу тантананы каладагы яшьтәшләре кебек, ресторан һәм кафеларда түгел, ә үзләре унбер ел белем алган мәктәптә билгеләп үтүгә өстенлек бирәләр. "Кафе һәм клубларда утырырга өлгерербез, чыгарылыш кичәсен мәктәптә үткәрү - бу сыйныфташлар белән тагын бер кат аның диварлары эчендә утыру, яраткан укытучылар белән аралашу, - диләр алар. - Чөнки мәктәп еллары беркайчан да истән чыкмаячак".

    Кичә чыгарылыш укучыларының исемнәрен атаудан башланды. Алар бер-бер артлы мәйдан түреннән урын алдылар.

    Мөстәкыйль тормыш юлына аяк басулары белән котларга мәйданга җитәкчеләр дә килде.

    - Чыгарылыш кичәсе мәңге сезнең күңелләрдә сакланып калачак, - дип чыгарылыш укучыларын тәбрикләде район башлыгы Камил Гилманов. - Унбер ел дәвамында яраткан укытучыларыгыз сезне һәрьяклап яклап һәм саклап килделәр. Сезгә бары тик уңышлар гына юлдаш булсын. Сезнең алда барлык ишекләр киң итеп ачылсын, хыялларыгыз тормышка ашсын. Һөнәр алып, район, республика данын еракларга танытыгыз.

    "Укудагы уңышлар өчен" медале белән бүләкләнүгә кандидатлар 27әү. Әмма БДИның барлык нәтиҗәләре дә билгеле булмаганлыктан, әлегә үзләренең медаль ияләре булуларын раслаган дүрт укучы гына бүләкләнде. Болар Нурсинә Хәнифова (АЛ), Ксения Еремеева (Иске Ильдеряк мәктәбе), Маргарита Скворцова (Сөнчәле гомумбелем бирү мәктәбе) һәм Марина Зубкова (Иске Тимошкино урта мәктәбе).

    Бердәм дәүләт имтиханында югары балл җыйган укучылар Мактау грамоталары алдылар. Рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханында 17 укучы 90 нан артык балл туплаган. Алар арасында Кәкре Күл мәктәбеннән йөз балл җыйган Ольга Тимофеева һәм 90 балл туплаган укучылар Сөнчәле гомумбелем бирү мәктәбеннән Филүзә Сафиуллина, Ләйсән Галимова һәм Маргарита Скворцова, АЛдан Роман Шугаев һәм Елена Алексеева, Иске Ильдеряк урта мәктәбеннән Алина Тимошкина һәм Полина Данилова, 3 нче Аксубай мәктәбеннән Ольга Безрукова, Ангелина Гаврилова һәм Сәлим Нигъмәтуллин, 2 нче Аксубай мәктәбеннән Илшат Садыйков, Виктория Пименова, Влада Федосеева һәм Екатерина Архипова, Савгач мәктәбеннән Сабина Абдулкәримова, Иске Тимошкино урта мәктәбеннән Ирина Тихонова. Шулай ук районның җәмәгать, спорт, мәдәни тормышында актив катнашучылар, ГТОның алтын билгеләренә ия булучылар да бүләкләр алды.

    Укытучылар, ата-аналар алар адресына бик күп җылы сүзләр әйттеләр.

    Аксубай эстрадасының яшь йолдызлары җыр композицияләре бүләк иттеләр. Игътибар күрсәтүдән бераз читенсенгән һәм йөзләренә елмаю йөгергән чыгарылыш укучылары вальсы онытылмаслык мизгел булды. Тантана соңында теләкләр теләнгән төрле төстәге шарлар күк йөзенә күтәрелде. Рәсми өлештән соң башкаладан махсус чакырылган "Татар солянкасы" төркеме белән дискотека башланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: