Аксубаево
  • Рус Тат
  • Онытылган язучы истәлегенә

    Авыл китапханәсе җәйге вакытта да төрле яшьтәге балаларны үзенә җәлеп итә. Җәй көне ял итәргә дип шәһәрдән авылга оныклар кайтканнан соң, китапханәгә килүчеләр саны тагын да арта. Шул көннәрдә Иске Чуаш Адәмсуы авылы китапханәседә Борис Шергинның тууына 120 ел тулуга багышланган чара үтте. Бу язучы, рус әкиятләре иҗат итүченең исеме...

    Авыл китапханәсе җәйге вакытта да төрле яшьтәге балаларны үзенә җәлеп итә. Җәй көне ял итәргә дип шәһәрдән авылга оныклар кайтканнан соң, китапханәгә килүчеләр саны тагын да арта.

    Шул көннәрдә Иске Чуаш Адәмсуы авылы китапханәседә Борис Шергинның тууына 120 ел тулуга багышланган чара үтте. Бу язучы, рус әкиятләре иҗат итүченең исеме барысына да билгеле түгел. Шуның белән бергә ул әсәрләре халык мәкальләре белән сугарылган күп кенә китаплар авторы да. Шергин үлгәннән соң, "Мартынко", "Вольшебное кольцо" әсәрләре буенча мультфильмнар төшерелгәч танылды.
    Китапханә мөдире Галина Харитонова балалар белән әзерлек эшләре алып барды, "Веселые сказки Шергина" күргәзмәсен оештырды. Әкиятченең юбилеена балалар аның әкиятләре буенча иллюстрацияләр ясадылар. Конкурс җиңүчеләрен дә балалар үзләре билгеләде. Уртак нәтиҗәләргә килгәннән соң, викторинаның призлы урыннарын Артем Антонов, Амалия Хөсәенова, Михаил Маркин, Никита Моисеев һәм Анастасия Костина алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: