Аксубаево
  • Рус Тат
  • Олимпиада призерлары өченче мәктәптән

    Аксубайның өченче мәктәбе өчен узган ел уңышлы булды. Алар район фән олимпиадаларында 86 призлы урынны (шуларның 27се - беренче) яулаганнар, ә 16сы тарих һәм җәмгыять укытучысы Татьяна Удиярова укучылары алган урыннар. Аның укучылары республика күләмендә дә үзләрен уңай яктан гына күрсәтәләр. Быел сигезенче сыйныф укучысы Зәринә Вәлиева тарих фәне олимпиадасы...

    Аксубайның өченче мәктәбе өчен узган ел уңышлы булды.

    Алар район фән олимпиадаларында 86 призлы урынны (шуларның 27се - беренче) яулаганнар, ә 16сы тарих һәм җәмгыять укытучысы Татьяна Удиярова укучылары алган урыннар. Аның укучылары республика күләмендә дә үзләрен уңай яктан гына күрсәтәләр. Быел сигезенче сыйныф укучысы Зәринә Вәлиева тарих фәне олимпиадасы җиңүчесе, Алинә Фәизова призер булды. Тугызынчы сыйныф укучысы Ксения Павловага беренче урынны алу өчен бер генә балл җитмәде, нәтиҗәдә ул җәмгыять белеменнән икенче урынны алды. Унберенче сыйныф укучысы Гүзәл Сафиуллина дүртенче урынга лаек булды.
    -Татьяна Григорьевнага укучыларын үз фәне белән кызыксындырып, шундый нәтиҗәләргә ирешү таланты бирелгән, - дип билгеләп үтте мәктәп директоры Җәмилә Вәлиева.
    -Уңышка ирешүнең бернинди дә сере юк, - дип минем соравыма тыйнак кына җавап бирде укытучы, мөгаен ул берәр төрле серле алымнар кулланадыр. - Бу һәркөнлек тырыш хезмәт нәтиҗәсе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: