Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Очрашу файдалы

Узган якшәмбе көнне үзәк китапханәгә чуаш гаиләләре җыелды. Мондый очрашу беренче тапкыр оештырылды. Әлеге чараны бер-берсе белән танышып, үз туган телләрендә аралашу максатын алга сөреп, балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова оештырды. Очрашуга Иске Савруш, Урмандеево, Сөнчәле һәм Иске Үзи авылларыннан килгән дүрт гаилә-Мельниковлар, Максимовлар, Калуковлар һәм Артамоновлар телне белү, туганнарның...

Узган якшәмбе көнне үзәк китапханәгә чуаш гаиләләре җыелды.


Мондый очрашу беренче тапкыр оештырылды. Әлеге чараны бер-берсе белән танышып, үз туган телләрендә аралашу максатын алга сөреп, балалар китапханәсе мөдире Валентина Давыдова оештырды.


Очрашуга Иске Савруш, Урмандеево, Сөнчәле һәм Иске Үзи авылларыннан килгән дүрт гаилә-Мельниковлар, Максимовлар, Калуковлар һәм Артамоновлар телне белү, туганнарның чуаш телендә әйтелеше, җирле чуаш язучылары һәм шагыйрьләре исемнәрен атау һәм хәтта музыкаль сәнгатьтә көч сынаштылар. Валентина Давыдова алар өчен мавыктыргыч сынаулар әзерләгән иде.


-Чуаш теле безнең өчен-ул ата-бабаларыбыз теле, балаларыбыз да туган телдә теләп аралашалар,-диде Татьяна Максимова. Сүз уңаеннан шуны әйтеп үтәргә кирәк, Максимовлар чуаш телен яхшы белүләрен күрсәттеләр, ачыкланганча, алар көтмәгәндә әтиләре яшәгән йорт чормасыннан гаилә символын тапканнар. Хәзер исә ул аларның йорт-җирләрен төрле бәла-казалардан саклап тора.


Алексей Калуков чуаш халкының килеп чыгышы турында кызыклы риваять тәкъдим итте. Язучы Михаил Юхма чуашларның килеп чыгышында болгарлар һәм һуннар гына катнашмаган дип күзаллый. Тикшеренүләр алып барган Геннадий Егоров үзенең бер китабын чуаш халкының килеп чыгышы проблемаларына багышлаган. Алексей Калуков аралашу вакытында күп кенә тарихи дәлилләр китерде. Шулай итеп, көч сынашуны үз эченә алган очрашу, файдалы да булды.


Катнашучылар мондый чараларны ешрак үткәрергә, темаларны да төрлеләндеререгә тәкъдим иттеләр. Очрашуны оештырган, аңа җентекләп әзерләнгән өчен Валентина Давыдовага рәхмәт юлладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев