Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Нәүрүз – яз бәйрәме

Узган якшәмбе көнне районның үзәк мәйданында беренче тапкыр Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелде. Монда иртәдән үк, аксубайлыларны үзенә дәшеп, татар җырлары яңгырады. Наилә Мартынова җитәкчелегендәге татар милли үзәге район халкы өчен кызыклы программа әзерләгән иде. Татар авыллары клублары хезмәткәрләре татар халкының милли ризыкларыннан сыгылып торган өстәлләр әзерләгәннәр иде, самавыр да өстәлнең...

Узган якшәмбе көнне районның үзәк мәйданында беренче тапкыр Нәүрүз бәйрәме билгеләп үтелде.

Монда иртәдән үк, аксубайлыларны үзенә дәшеп, татар җырлары яңгырады. Наилә Мартынова җитәкчелегендәге татар милли үзәге район халкы өчен кызыклы программа әзерләгән иде. Татар авыллары клублары хезмәткәрләре татар халкының милли ризыкларыннан сыгылып торган өстәлләр әзерләгәннәр иде, самавыр да өстәлнең иң зур күрке булып торды. Мәдәният хезмәткәрләре кунакларны кайнар чәй, коймак, чәк-чәк, бавырсак белән сыйладылар.

Шунда ук Әлфия Нурхамәтова әзерләгән кулланма сәнгать эшләре күргәзмәсе оештырылган иде. Халык иҗатын сөючеләр Нина Краснова, Әлфия Мокроусова, Рифә Котдусова чиккән, бәйләгән әйберләрне, Фәүзия Нуретдинованың картиналарын, Андрей Бикмуллинның агачтан ясалган әйберләрен, Җәүдәт Вәлиуллинның эшләрен кызыксынып карадылар, эш авторлары белән сөйләштеләр.Үзәк китапханә китап сөючеләргә яңа китаплар тәкъдим итте.

Аксубай мәчете имам-хатыйбы Равил Зөфәров бәйрәмгә килгән халыкны Нәүрүз белән котлады. Район башлыгы Камил Гилманов та язгы бәйрәм белән якташларын җылы тәбрикләде.
Ә матур итеп бизәлгән сәхнәдә мавыктыргыч вакыйгалар барды. Риваятьләр буенча балалар, иң элек өйдән-өйгә йөреп зур казанда ботка пешерер өчен, азык җыйдылар. Яз кызы Нәүрүз (Яңа Ибрай мәктәбе укучысы Рәфисә Зартдинова) үзенең дуслары белән сәхнәгә чыкты. Алар биеделәр, җырладылар , уеннар уйнадылар.

Бәйрәмне алып баручылар Алим Идиятуллин һәм Фәнис Низамов шаян сүзләре белән җыелган халыкның күңелен ачтылар. Үзешчән артистлар тамашачыларга үзләренең дәртле җырларын бүләк иттеләр.

Шул арада ботка да пешеп җитте. Җыелган халык аннан рәхәтләнеп сыйланды. Боткадан кешеләр авыз иткәннән соң, яз тизрәк килеп җитсен өчен, аны кошлар ашарга тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев