Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Нәрсә ул ЗАГС?

Мәктәптән тыш эшләр үзәге ЗАГС бүлеге белән берлектә мәктәп укучылары арасында үткәрелгән "Нәрсә ул ЗАГС?" Республика рәсемнәр бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясады. Аксубай укучылары рәсми ЗАГС органы эшчәнлегенә кагылышлы гади булмаган сорауга җавап эзләделәр һәм аны ничек күзаллауларын кәгазьгә төшерделәр. Аксубайның 3нче мәктәбеннән 12 яшьлек Полина Елендеева "Нәрсә ул ЗАГС?"...

Мәктәптән тыш эшләр үзәге ЗАГС бүлеге белән берлектә мәктәп укучылары арасында үткәрелгән "Нәрсә ул ЗАГС?" Республика рәсемнәр бәйгесенең муниципаль этабына йомгак ясады.

Аксубай укучылары рәсми ЗАГС органы эшчәнлегенә кагылышлы гади булмаган сорауга җавап эзләделәр һәм аны ничек күзаллауларын кәгазьгә төшерделәр. Аксубайның 3нче мәктәбеннән 12 яшьлек Полина Елендеева "Нәрсә ул ЗАГС?" номинациясендә әлеге теманы рәсем аша иң яхшы аңлатып бирүче булды. "Гаилә кайда туа?" номинациясендә Аксубай лицеенда белем алучы Арсений Яковлев җиңүче булып танылды. Җиңү яулаган укучыларның эшләре безнең районны бәйгенең Республика этабында тәкъдим итәчәк. Район этабы призерларына дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев