Һөнәрләренә тугры
Чәршәмбе көнне районның барлык мәктәпләрендә Укытучы көне үткәрелде. Бу көнне мәктәпләр бәйрәмчә итеп бизәлгән, укучылар һәм укытучылар матур киенгән иде. Аксубайның 3 нче мәктәбен, мәсәлән, кинофестивальгә әйләндерделәр. Һәр укытучыны төрле сораулар белән ишек янында "кырыс сак хезмәткәре" каршы алды, ә кызыл келәмле юлны үткәннән соң, мөгаллимнәр котлаулар, чәчәкләр кабул иттеләр...
Чәршәмбе көнне районның барлык мәктәпләрендә Укытучы көне үткәрелде.
Бу көнне мәктәпләр бәйрәмчә итеп бизәлгән, укучылар һәм укытучылар матур киенгән иде.
Аксубайның 3 нче мәктәбен, мәсәлән, кинофестивальгә әйләндерделәр. Һәр укытучыны төрле сораулар белән ишек янында "кырыс сак хезмәткәре" каршы алды, ә кызыл келәмле юлны үткәннән соң, мөгаллимнәр котлаулар, чәчәкләр кабул иттеләр һәм стенд янында истәлекле фотога төштеләр.
Район үзәгенең ике мәктәбендә тантаналы чарада район башлыгы Камил Гилманов та катнашты.
- Киләсе көннәрегезгә ышаныч беркайчан да җуелмасын, ә яннарыгызда һәрвакыт ярдәмче дусларыгыз, якыннарыгызның, тугананнарыгызның мәхәббәте һәм кадер-хөрмәте булсын. Сезгә һәм гаиләләрегезгә ныклы сәламәтлек, иҗат җиңүләре, яңа үрләр һәм уңышлар телим, - дип котлады укытучыларны Камил Камал улы.
Һөнәрләренә тугрылык, зирәклек һәм түземлелек, яшь буын киләчәге өчен башкарылган авыр хезмәтләре өчен район башлыгы башлангыч сыйныф укытучысы Зоя Шуркинага һәм Аксубайның 2 нче урта мәктәбенең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Флюра Фәхретдиновага Рәхмәт хатлары тапшырды. Аксубайның 3 нче урта мәктәбе директоры урынбасарлары Марина Пескарева һәм Татьяна Семенова да Рәхмәт хатларына лаек булдылар.
Районда 31 белем бирү оешмасы һәм 3 филиал сафта. 3 өстәмә белем бирү учреждениесе - Балалар иҗат үзәге, Балалар-яшьләр өчен спорт мәктәбе, Балаларның сәнгать мәктәбе эшли. Бу өлкәдә - 424 педагогия хезмәткәр эшли 3166 бала белем ала. Бер урта һөнәри белем бирү учреждениясе - Аксубай универсаль технологияләр техникумы бар.
Чын күңеленнән рәхмәт сүзләрен һәм котлауларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина да җиткерде.
- Кадерле укытучылар, хөрмәтле хезмәттәшләр, сезне Халыкара укытучылар көне белән котлыйм! - дип башлады ул сүзен. - Һәрберебезнең тормышта үз Укытучысы бар - ул акылы, мәрхәмәтлелеге, тирән белемнәре белән безнең эчке дөньяны танып белергә, аны баетырга, киләчәкне төзергә ярдәм итүче кеше. Нәкъ менә Укытучыдан, аның һөнәри һәм кешелек сыйфатларыннан күпчелек очракта укучыларының, илебезнең алдагы көне билгеләнә. Кадерле хезмәттәшләр, игелегегез, һәр көн башкарылган авыр хезмәтегез өчен рәхмәтләремне белдерәм. Чын күңелдән ныклы сәламәтлек, муллык, иҗади уңышлар һәм укучыларыгызның кадер-хөрмәтен телим.
Әминә Кәрим кызы Аксубайның 2 нче урта мәктәбе укытучылары Наталья Прохорова, Резидә Хәмидуллина һәм Флера Вафинага мәгариф бүлегеннән Мактау грамоталары тапшырды.
Рәсми өлештән кала һәр мәктәптә диярлек Үзидарә көне үтте. Бу акция бәйрәмнең алыштыргысыз өлеше булды. Өлкән сыйныф укучылары алдан ук дәресләргә әзерләнә башладылар, укытучылар белән киңәштеләр. "Яшь укытучыларны" кече сыйныф укучылары да көтеп алды. Аксубайның 3 нче урта мәктәбенең 3 нче сыйныф укучылары Ирина Ивановнаны шатланып каршы алдылар. Ирина Полященко үзе дә дулкынланды. "Такта янында басып торганда үзеңә 30 пар күз карап торганда бик дулкынланасың шул. Онытылмаслык тәэсирләр", - дип бүлеште укучы кыз.
Үзидарә көне укытучы хезмәтенең авырлыгын, бу эштә хезмәт сөючәнлек һәм түземлелек кирәк булганын аңларга ярдәм итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев