Аксубаево
  • Рус Тат
  • Һөнәри осталык бәйгесе

    Аксубайда «Елның иң яхшы мәдәният хезмәткәре» һөнәри осталык бәйгесе үтте. Мондый бәйгенең безнең районда беренче тапкыр гына үткәрелүенә карамастан, ул чын-чынлап сәнгать осталыгы, клуб эшендә беренче тәҗрибә лабораториясе булды. Җиде конкурсант-Шәрбән авыл мәдәният йорты директоры Айнур Хәлилова, Түбән Баланда авыл мәдәният йорты җитәкчесе Ольга Копонева, Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты...

    Аксубайда «Елның иң яхшы мәдәният хезмәткәре» һөнәри осталык бәйгесе үтте.


    Мондый бәйгенең безнең районда беренче тапкыр гына үткәрелүенә карамастан, ул чын-чынлап сәнгать осталыгы, клуб эшендә беренче тәҗрибә лабораториясе булды.
    Җиде конкурсант-Шәрбән авыл мәдәният йорты директоры Айнур Хәлилова, Түбән Баланда авыл мәдәният йорты җитәкчесе Ольга Копонева, Иске Ильдеряк авыл мәдәният йорты директоры Татьяна Зайцева, Иске Үзи авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Елена Айдова, Савгач авыл мәдәният йорты директоры Анатолий Никифоров, Татар Сөнчәлесе авыл клубы мөдире Гөлназ Сөләйманова, Такталы авыл мәдәният йорты директоры Гөлфия Гиниятуллина һөнәр буенча иң яхшы исеменә лаек булу өчен көч сынаштылар, ә калганнар алар үрнәгендә өйрәнәчәк.
    Программа район Мәдәният йорты директоры Наталья Егорова котлавыннан башланды. Ул катнашучыларга-уңышлар, ә залда утырган мәдәният хезмәткәрләренең тәҗрибә туплавын теләде. Мәдәни-ял итү өлкәсенең лаеклы хезмәткәрләре- мәдәният һәм сәнгатькә бәя бирә белүче жюри конкурста катнашучыларның һәрберсенең алдан тәкъдим ителгән портфолиосы белән таныштырды. Моннан тыш, конкурсантлар дүрт иҗади биремне үтәделәр. Визит карточкасында алар үзләрен, үзләренең клуб учреждениесен һәм андагы эшне, гаилә йолаларын, хоббиларын тәкъдим иттеләр. Ә «Кешеләргә бәйрәм бүләк ит!» сәнгать программасында үз осталыкларын күрсәттеләр.
    Һөнәри осталык бәйгесе безнең районның талантлы һәм сәнгать кешеләренә ни дәрәҗәдә бай булуын күрсәтте.
    Программа соңында жюри бәйгегә йомгак ясарга юнәлде, ә аның нәтиҗәләре турында мәдәният хезмәткәрләре бәйрәмендә хәбәр ителәчәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: