Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Һөнәр сайлау өчен

Узган атнада Яшьләр үзәгендә тугызынчы сыйныфлар өчен һөнәри юнәлештәге ярминкә уздырылды. Оештыручылар - мәгариф бүлеге һәм Мәшгульлек үзәге укучыларны уку алымнары, яшәү шартлары һ.б.лар белән таныштыру өчен башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын чакырдылар. "Без мондый ярминкәләрне апрель-май айларында үткәрә идек, тик практикадан күренгәнчә, һөнәр сайлау турында хәзердән үк...

Узган атнада Яшьләр үзәгендә тугызынчы сыйныфлар өчен һөнәри юнәлештәге ярминкә уздырылды.


Оештыручылар - мәгариф бүлеге һәм Мәшгульлек үзәге укучыларны уку алымнары, яшәү шартлары һ.б.лар белән таныштыру өчен башлангыч һәм урта һөнәри белем бирү оешмаларын чакырдылар. "Без мондый ярминкәләрне апрель-май айларында үткәрә идек, тик практикадан күренгәнчә, һөнәр сайлау турында хәзердән үк уйларга кирәк. Ә аннары сайланган һөнәргә яраклы фәннәр буенча имтиханнарга әзерләнергә мөмкин" , - дип фикерләре белән уртаклашты мәгариф бүлеге методисты Гөлкәй Хәйруллина. Районда барлыгы дүрт йөзгә якын тугызынчы сыйныф укучысы бар. Студентларны җәлеп итү өчен Аксубайга Чистай медицина көллияте һәм авыл хуҗалыгы техникумы, Нурлат аграр техникумы, Казан төзелеш көллияте, машина төзү техникумы һәм, әлбәттә инде, Аксубай Универсаль технологияләр техникумы вәкилләре килде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев