Аксубаево
  • Рус Тат
  • Нәниләр – юл йөрү кагыйдәләре турында

    "Салават күпере" балалар бакчасында өлкән төркемгә йөрүче балаларга фликерлар тараттылар. Тәрбиячеләр Лидия Кулькова һәм Татьяна Маранцева оештырган "Автостоп белән сәфәргә чыгабыз" чарасына Аксубай ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллинны да чакырдылар. Сабыйлар тәрбиячеләр һәм полицейский биргән сорауларга җавап биреп, дөрес җаваплар өчен кызыксындыру сыйфатында бирелгән карточкалар белән баллар туплап,...

    "Салават күпере" балалар бакчасында өлкән төркемгә йөрүче балаларга фликерлар тараттылар.

    Тәрбиячеләр Лидия Кулькова һәм Татьяна Маранцева оештырган "Автостоп белән сәфәргә чыгабыз" чарасына Аксубай ЮХИДИ бүлегенең пропаганда буенча инспекторы Илшат Сибгатуллинны да чакырдылар. Сабыйлар тәрбиячеләр һәм полицейский биргән сорауларга җавап биреп, дөрес җаваплар өчен кызыксындыру сыйфатында бирелгән карточкалар белән баллар туплап, Юл хәрәкәте кагыйдәләрен ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәттеләр, полиция инспекторына сораулар бирделәр.

    - Утны кире кайтаргыч билгеләр - ул сезнең иминлегегез, - диде инспектор, балаларга яхшы әзерлекләре өчен кызыксындыру бүләге итеп фликерлар һәм юл йөрү билгеләре ясалган китаплар өләшкәндә. - Утны кире кайтаргыч билгеләр, һичшиксез, сезнең киемегездә, сумкагызда, аяк киемендә булырга тиеш. Шул вакытта машина йөртүчеләр сезне төнлә дә ерактан ук күреп алачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: