Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әниләргә мәдхия

    Әниләр көнендә Аксубай район Мәдәният йортында иң күркәм, иң җылы бәйрәм булып үтте. Аны залга һәм сәхнәгә йөгереп чыккан балалар ачты, күзләре шатлыктан очкынланган бәләкәчләр, тирә-юньне шат авазларга күмеп, күзләрне камаштырырдай шарлар очырдылар. -Әниләр көне - иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без иң якын һәм иң кадерле кешеләребез -...

    Әниләр көнендә Аксубай район Мәдәният йортында иң күркәм, иң җылы бәйрәм булып үтте.


    Аны залга һәм сәхнәгә йөгереп чыккан балалар ачты, күзләре шатлыктан очкынланган бәләкәчләр, тирә-юньне шат авазларга күмеп, күзләрне камаштырырдай шарлар очырдылар.

    -Әниләр көне - иң матур бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне без иң якын һәм иң кадерле кешеләребез - әниләребезгә рәхмәт әйтәбез, чөнки ана йөрәге ярата да, кичерә дә белә, - дип әйтте сәхнәгә күтәрелгән район башлыгы Камил Гилманов. - Шул бәләкәй, йодрык кадәр генә йөрәккә балаларына, гаиләсенә, тирә-юньдәгеләргә җитәрлек искиткеч сафлык, мәрхәмәтлелек, наз сыя.

    Район башлыгы Камил Гилманов һәм Россия Пенсия фондының Аксубай районы буенча Идарәсе җитәкчесе Владимир Тимофеев икенче балаларын дөньяга китергән Ольга Андреева һәм Елена Крайновага сәхнәдә ана сертификатлары тапшырдылар, яшь әниләргә дә, бәләкәчләргә дә исәнлек-саулык теләделәр.

    Шулай ук сәхнәдә өч бала әнисе - Наталья Вәлиеваны да хөрмәтләделәр. Ул үзе әйтүенчә, саф һавага чыгып ял итү, гаилә башлыгының әнисе - каенанасы һәм яраткан әбиләре янына кунакка бару - гаиләнең күркәм йоласы булып тора.

    Федоровка интернат-йорты директоры Галина Маланчева сүзләренә караганда, кырык яшьтән узгач та бәби алып кайтырга соң түгел.

    Сәхнәгә күтәрелгән солдат әнисе Светлана Золина, улларыбызны армиягә озатудан куркырга кирәкми, һәр ир-егет Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиеш, дип билгеләп үтте.

    Концерт номерлары искиткеч матур иде. Ә Василий Анашкинның җиде балага гомер биргән әнисенә багышлап язган җыры залда утыручыларның күңел кылларын тибрәндерде.

    Сәхнәне үзләштерә генә башлаган, анда үз кешеләренә әвереләчәк яшь артистлар - хореография һәм вокал коллективлары, солистлар иң матур җырларын һәм биюләрен үзләренең әниләренә һәм залда утыручы һәр әнигә багышладылар.

    Фотоларны aksubayevo.ru сайтында карагыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: