Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Әниләргә багышлап

Узган якшәмбедә Кәкре Күл авылында Әниләр көненә багышланган зур бәйрәм чарасы булды. Авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгать артистлары кызыклы концерт программасы әзерләгәннәр. Балалар өздереп биеделәр, кадерле һәм газиз булган әниләргә багышланган шигырьләр укыдылар. Җирле мәктәп укытучысы Ольга Елисеева тамашачыларны үзенең күңелләргә үтеп керерлек җырлары белән шатландырды. Сәхнәдән әниләр адресына бик...

Узган якшәмбедә Кәкре Күл авылында Әниләр көненә багышланган зур бәйрәм чарасы булды.


Авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгать артистлары кызыклы концерт программасы әзерләгәннәр. Балалар өздереп биеделәр, кадерле һәм газиз булган әниләргә багышланган шигырьләр укыдылар. Җирле мәктәп укытучысы Ольга Елисеева тамашачыларны үзенең күңелләргә үтеп керерлек җырлары белән шатландырды. Сәхнәдән әниләр адресына бик күп изге, матур теләкләр яңгырады. Авыл мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Наталья Ивановна авылда яшәүче күп балалы аналарны аерым билгеләп үтте. Бәйрәм җылы мохитта үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев