Аксубаево
  • Рус Тат
  • Әниләр хөрмәтенә

    "Радуга" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Әниләр көне бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч үтте. Әлеге бакчага йөрүче балаларның әниләрен җомга көнне бәйрәмчә бизәлгән актлар залына чакырдылар һәм алар өчен концерт программасы күрсәттеләр. Бакча мөдире Гөлназ Гайфуллина һәм методист Резидә Зәйниева тантана гаеплеләре адресына җылы котлау сүзләре җиткерделәр. -Әниләр көне - иң...

    "Радуга" муниципаль мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә Әниләр көне бай эчтәлекле һәм мавыктыргыч үтте.


    Әлеге бакчага йөрүче балаларның әниләрен җомга көнне бәйрәмчә бизәлгән актлар залына чакырдылар һәм алар өчен концерт программасы күрсәттеләр. Бакча мөдире Гөлназ Гайфуллина һәм методист Резидә Зәйниева тантана гаеплеләре адресына җылы котлау сүзләре җиткерделәр.
    -Әниләр көне - иң кадерле һәм газиз кешегә багышланган иң җылы һәм мәрхәмәтле бәйрәм, -дип билгеләп үтте үз чыгышында Ирина Ильина.
    Бакчага йөрүче балалар әниләрен бәйрәм белән котлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, биеделәр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Әниләр дә читтән генә күзәтеп тормадылар, үзләре дә уеннарда һәм конкурсларда теләп катнаштылар.
    Тәрбиячеләр Лилия Салахова, Гөлүзә Батыршина һәм Лидия Кулькова балалар белән төрле сынау конкурслары үткәрделәр. Ә бәйрәм чәй табыны артында дәвам итте.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: