Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

«Надежда» – ике конкурс лидеры

Отчетлар белән бергә район Мәдәният йортында, лаексыз рәвештә пресса игътибарыннан читтә калган рус, татар, чуаш җырлары бәйгеләре үтте. Конкурсларга бик күп тамашачылар җыелды. Концертта ансамбльләр, аерым башкаручылар, трио-дуэтлар катнашты. Ә жюри исә иң яхшыларны сайлап алды. Татар җыры бәйгесендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында - Илназ Гафиятов, Елизавета Гафиятуллина, икенчедә...

Отчетлар белән бергә район Мәдәният йортында, лаексыз рәвештә пресса игътибарыннан читтә калган рус, татар, чуаш җырлары бәйгеләре үтте.

Конкурсларга бик күп тамашачылар җыелды. Концертта ансамбльләр, аерым башкаручылар, трио-дуэтлар катнашты. Ә жюри исә иң яхшыларны сайлап алды.
Татар җыры бәйгесендә урыннар түбәндәгечә билгеләнде: беренче урында - Илназ Гафиятов, Елизавета Гафиятуллина, икенчедә - Рәдиф Камалов һәм Фәнис Низамов, Алия Сөләйманова һәм Гөлфия Шәвәлиева-өченче урында.
Рус җырлары бәйгесендә Яңа Аксубайдан "Надежда" ансамбле беренче урынны алды, икенче һәм өченче урыннарда - Анна Тербукова һәм Руслан Терегулов булды.
Чуаш җырларын башкаруда яңадан "Надежда" ансамбленә тиңнәр булмады. Икенче урында Виолетта Чернова, Ирина Ваструкова һәм Арина Павлова дуэтына өченче урын бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев