Музейда очрашу
Аксубай туган якны өйрәнү музее төрле буын вәкилләренең очрашу урыны булды. Монда "Хыял" социаль приютында яшәүче балалар һәм аларның бер үк вакытта әниләре дә, әбиләре дә булган кешеләр җыелды. Бу Зәкия Сибгатуллина, Галина Проглядо, Саимә Срурова, Валентина Рыжакова. Алар күп балалы әниләр, лаеклы балалар тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер оныкларын тәрбияләргә...
Аксубай туган якны өйрәнү музее төрле буын вәкилләренең очрашу урыны булды.
Монда "Хыял" социаль приютында яшәүче балалар һәм аларның бер үк вакытта әниләре дә, әбиләре дә булган кешеләр җыелды. Бу Зәкия Сибгатуллина, Галина Проглядо, Саимә Срурова, Валентина Рыжакова. Алар күп балалы әниләр, лаеклы балалар тәрбияләп үстергәннәр, ә хәзер оныкларын тәрбияләргә ярдәм итәләр. Музей директоры Әлфия Нурхамәтова заллар буйлап экскурсия үткәрде. Балалар экспозицияне зур кызыксыну белән карадылар, туган як тарихы турында бик күп яңалыклар ишеттеләр. Очрашу тарихка чын сәяхәт булды. Танышу "түгәрәк өстәл" артында дәвам итте. ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Еграшкина кунакларның һәркайсына сүз бирде. Ә яшь тыңлаучыларда яңадан-яңа сораулар туып кына торды. Очрашу соңында алар әбиләр өчен җыр да башкардылар.
Ахырдан районның туган якны өйрәнү музее һәм ЗАГС бүлегеннән кунаклар Әниләр көне уңаеннан истәлекле бүләкләр алдылар, ә балалар тәм-томнан авыз иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев