Аксубаево
  • Рус Тат
  • Музейда көн һәм төн

    "Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда көн һәм төн" чарасы чын-чынлап дулкынландыргыч үтте. Экспонатларны тотып карарга гына түгел, аларны билгеләнеш буенча файдалану да мөмкин булды. Өлкән яшьтәгеләр һәм җитәкчеләр игътибарын борынгы ашлык ярдыру җайланмасы җәлеп итте. - Балачагымда мин кошлар өчен бөртек ярдыра идем, - диде район башлыгы Камил Гилманов һәм...

    "Аксубайның туган якны өйрәнү музеенда көн һәм төн" чарасы чын-чынлап дулкынландыргыч үтте.

    Экспонатларны тотып карарга гына түгел, аларны билгеләнеш буенча файдалану да мөмкин булды.

    Өлкән яшьтәгеләр һәм җитәкчеләр игътибарын борынгы ашлык ярдыру җайланмасы җәлеп итте.

    - Балачагымда мин кошлар өчен бөртек ярдыра идем, - диде район башлыгы Камил Гилманов һәм моның аңа яңалык түгеллеген эштә күрсәтте.

    Чарага килүчеләр кара белән дә яздылар.

    "Аксубай" тукталышында катнашучылар район үзәге урамнары исемнәре белән кроссворд чиштеләр.

    Өлкәннәргә борынгы йон эрләү җайланмасы да яхшы таныш. Авылларда ул һәр йортта булган. Балаларга әкиятләрдән генә таныш. Бу экспонат хатын-кызларда кызыксыну тудырды.

    Теләүчеләр шулай ук үзләрен туку эшендә дә сынап карадылар.

    Ә мастер-класслардан соң Мәдәният йорты каршындагы мәйданда халык уеннары колач алды.

    - Кама аръягында Сабантуйлар башланды инде, - дип билгеләп үтте туган якны өйрәнү музее мөдире Әлфия Нурхамәтова. - Шуңа күрә без массакүләм уеннар өчен әлеге теманы сайладык та.

    Чарада катнашучылар су тутырылган чиләкләр белән узыштылар, мендәрләр белән сугыштылар, чүлмәк ваттылар, татар халык көйләренә ут чыгарып биеделәр.

    Чара күңелле үтте, балалар да, олылар да канәгать калды. Ул музейда чәй эчү белән тәмамланды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: