Аксубаево
  • Рус Тат
  • Музей-йортка – яңа төсмер

    Хәсән Туфанның музей-йорты зур үзгәрешләр кичерде. Күптән түгел аның тирәсен яңа декоратив койма белән әйләндереп алдылар, киртәләрнең бер өлеше профнастил һәм металл штакетниктан ясалган. Музей-йортны төзекләндерү эшләре Хәсән Туфанның тууына 115 ел тулуга планлаштырылган иде. Аңа шулай ук - Мәдәният министрлыгына һәм "Ритэк" нефть компаниясенең хәйрия фондына ике проект эшләнде....

    Хәсән Туфанның музей-йорты зур үзгәрешләр кичерде. Күптән түгел аның тирәсен яңа декоратив койма белән әйләндереп алдылар, киртәләрнең бер өлеше профнастил һәм металл штакетниктан ясалган.

    Музей-йортны төзекләндерү эшләре Хәсән Туфанның тууына 115 ел тулуга планлаштырылган иде. Аңа шулай ук - Мәдәният министрлыгына һәм "Ритэк" нефть компаниясенең хәйрия фондына ике проект эшләнде. Хәсән Туфан музей-йорты 2013 һәм 2015 елларда Татарстанда иң яхшы авыл музейлары исемлегенә керде, музейга "Агыла да болыт, агыла" проекты белән "Ритэк" та ярдәм итте. Бүлеп бирелгән акча бүгенгесе көндә тирәлекне төзекләндерүгә һәм юбилей датасы чараларына әзерлеккә тотылган.

    Шагыйрьнең юбилее алдыннан Иске Кармәт авылы яныннан узучы трассада бу авылның Хәсән Туфанның кече ватаны булуын белдергән төсле баннер пәйда булды. Музей-йорт янындагы Хәсән Туфан һәйкәле дә яңа төсмер алды - ул яшел мәрмәр таш белән әйләндереп алынган, анда язучының шигырь юллары да урын алган, ә итәгендә - коеп ясалган гөлчәчәк. Югыйсә Хәсән Туфан исеме күбесенчә акчәчәкләр белән бәйле. Ә ни өчен гөлчәчәк соң?

    - Туфан чәчәкләр яраткан - болынныкын да, бакчаныкын да, хәтта гөлчәчәкнең бер сортын үзе уйлап тапкан, чәчәкләр үстерү белән шөгыльләнгән, кырда яисә урманда матур чәчәкләр күрсә, аларны казып алып кайтып, бакчасына утырткан, - дип сөйләде музейның экс-җитәкчесе Энҗе Туктарова. - Ә яраткан акчәчәкләре җәен бакчада үсә, бирегә килүчеләрнең кәефен күтәреп, әйләнә-тирәне ямьләндереп тора.

    Шагыйрьнең һәйкәле ТР Дәүләт Советы депутаты, "Татнефтепром-Зүзәйнефть" ААҖнең генераль директоры Шамил Яһүдин булышлыгы белән яңартылды. Ул ремонтка 50 мең сум акча бүлеп бирде. Ә һәйкәл итәгендәге койган гөлчәчәк - Рәшит Закиров җитәкчелегендә авылдашларының рәхмәт билгесе.

    - Хәсән Туфанның музей-йорты - бу авыл өчен генә түгел, район һәм Татарстан өчен дә мәдәни һәм тарихи һәйкәл. Монда республикадан бик күп кунаклар һәм мәдәният эшлеклеләре була - кемдер Туфан турында күптән ишеткән, кемдер аның иҗаты белән яңа гына таныша - әмма аларның һәрберсе экскурсиядән аның фаҗигале язмышы һәм көчле шәхес булуы турында белеп, күз яшьләре белән китә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Туфанның иҗат җимешләрен яратмаслык та түгел, чөнки алар аның туган ягына, аның табигатенә ярату хисләре белән сугарылган.

    Шагыйрьнең 115 еллыгында Хәсән Туфан музей-йортында булып киткән Роза һәм Миргалим Туфитуловлар гаиләсе талантлы, иҗади кешеләргә, салкын сулы чишмәләргә, риваятьләргә бай булган, Хәсән Туфан һәм Газиз Кашапов музейлары эшләп килгән Аксубай районына туристик маршрут булдырырга тәкъдим иттеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: