Аксубаево
  • Рус Тат
  • Музей – мәктәп горурлыгы

    Иске Ибрай авылы мәктәбенең туган якны өйрәнү музее күптән түгел генә оештырылган булса да, абруй казанырга өлгерде. Музейга тарих укытучысы Рамил Таһиров җитәкчелек итә. - Мәктәп музеен оештыру хыялы күптәннән күңелдә йөрде, - дип сөйли Рамил Әсхат улы. - Экспонатлар санаулы гына иде. Аннан соң җиң сызганып аларны туплау эшенә...

    Иске Ибрай авылы мәктәбенең туган якны өйрәнү музее күптән түгел генә оештырылган булса да, абруй казанырга өлгерде.


    Музейга тарих укытучысы Рамил Таһиров җитәкчелек итә.

    - Мәктәп музеен оештыру хыялы күптәннән күңелдә йөрде, - дип сөйли Рамил Әсхат улы. - Экспонатлар санаулы гына иде. Аннан соң җиң сызганып аларны туплау эшенә керештек. Бу эштә мәктәп җитәкчелеге, укытучылар ярдәм итте. Авыл кешеләре үзләрендә сакланган борынгы әйберләрне күтәреп килделәр.

    Музейның ярты залын Хәрби дан почмагы алып тора. Монда Иске Ибрай авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән батыр ир- егетләрнең фоторәсемнәре һәм исемнәре тупланган. Солдатларның бүләкләре, хатлары аерым урын алып тора. Авыл халкы музейга солдатларның хәрби киемнәрен китереп тапшырдылар. Биредә сугышчы-интернационалистлар һәм Чечен сугышы ветераннарының да шәхси әйберләре күп. Әлеге кайнар нокталарда башларын салган курку белмәс егетләр турындагы хәтер аеруча да хөрмәтләп саклана.

    Монда элеккеге авыл өен дә булдырганнар. Бишек янында әби белән бабайны тасвирлаган, милли киемнәргә киендерелгән курчаклар утырып тора, бишектә бала тирбәлә. Түшәмгә керосин лампасы эленгән. Мич янында май чабу җайланмасы һәм аш бүлмәсе кирәк-яраклары урын алган. Өйдә тукылган идән җәймәсе элеккеге тормышны күзаллаучы соңгы экспонат.

    Иске Ибрай авылы хатын-кызлары кулы белән чигелгән сөлгеләр тулы бер диварны биләгән. Шунда ук читекләр, милли киемнәр үзләренә җәлеп итә. Танылган тракторчы хатын-кызлар, мәктәп ачылган вакыттан алып белем бирү өлкәсендә хезмәт куйган мөгаллимнәр, авылның мөһим вакыйгалары да мәктәп музеенда чагылыш тапкан.

    Рамил Әсхәт улы музейда туган якны өйрәнү түгәрәген дә җитәкли. Яшь туган якны өйрәнүчеләр белән бергә ул музей фондын тулыландыру өстендә даими эшли. Балалар авыл, мәктәп тарихының яңа фактларын кызыксынып туплыйлар. Музей фондында ике меңнән артык экспонат исәпләнә. Туган якны өйрәнүчеләр музей җитәкчесенә аның электрон каталогын эшләүдә ярдәм итәләр. 2005 елда республиканың авыл музейлары арасында музейның өченче урынны алуы да очраклы хәл түгел.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: