Аксубаево
  • Рус Тат
  • Музей гына түгел

    Авылда музей оештыру - күп тырышлык таләп итә. Һәм, әлбәттә, бер көнлек кенә эш түгел. Иске Ильдеряк авылында утыз елдан артык музейга дип экспонатлар җыйганнар. Музей булдыру фикерен педагогик хезмәт ветераны, актив җәмәгать эшлеклесе Лидия Горбунова белдергән. Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин һәм халык ярдәме белән бина табып,...

    Авылда музей оештыру - күп тырышлык таләп итә.

    Һәм, әлбәттә, бер көнлек кенә эш түгел. Иске Ильдеряк авылында утыз елдан артык музейга дип экспонатлар җыйганнар.

    Музей булдыру фикерен педагогик хезмәт ветераны, актив җәмәгать эшлеклесе Лидия Горбунова белдергән. Иске Ильдеряк авыл җирлеге башлыгы Валерий Альметкин һәм халык ярдәме белән бина табып, экспонатларны урнаштыру мөмкин була. Монда алар 3000 нән артык. Музей элеккеге мәдәният йорты бинасында урнаша. Монда борынгыдан алып хәзерге көнгәчә авыл тарихы саклана. Борынгы авыл көнкүреше предметлары, милли костюмнар, халык иҗаты әйберләре, фронтовикларның фронттан язган хатлары, фоторәсемнәре, аларның исемнәре аерым урын алган. "Колхоз һәм авылның атказанган кешеләре" бүлекчәсендә истәлекле вакыйгалар турында мәгълүматлар һәм фотографияләр урнаштырылган. "Минем кече ватанымда" бүлекчәсендә авылга электр утының һәм газның кайчан һәм ничек кертелүе, мәктәпнең ничек төзелүе, аннан соң ничек капиталь ремонтлануы, аллеягә нигез салыну турында мәгълүматлар бар. Районда бу авыл спортчылары турында яхшы беләләр. Музейда Ильдеряк спортына аерым бүлекчә багышланган.

    - Мин музейны төсләрен җуйган иске фотографияләр эленеп торган, авылдашларның елга бер тапкыр аяк баскан урын итеп күзалламадым, - ди Лидия Горбунова. - Музей гаилә белән килеп ял итә торган урын була ала. Хыялларым чынга ашты. Үзебезнең һәм күрше авыл кешеләре музейга күргәзмәгә килгән кебек түгел, ә үзләренең тырышлык нәтиҗәләренә сөенеп киләләр. Киләчәктә Лидия Васильевна, музейга килүчеләр аның тынлыгында хисләргә бирелеп, көнкүреш проблемаларын онытып чәй белән сыйлана алсыннар өчен аерым бүлмә булдырырга тели.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: