Җәй - балалар өчен рәхәт чор булса, әти-әниләр исә аларны нинди файдалы эш белән мәшгуль итәргә соң, дип борчылалар.
Безнең Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта белем бирү мәктәбендә белем алучы балалар - Данила Крайнов һәм Диана Ихтоновага бу уңайдан бәхет елмайды. Алар "Россия составына кергән республика мәктәпләрендә белем алучылар...
Җәй - балалар өчен рәхәт чор булса, әти-әниләр исә аларны нинди файдалы эш белән мәшгуль итәргә соң, дип борчылалар.
Безнең Г.Г. Романов исемендәге Кәкре Күл урта белем бирү мәктәбендә белем алучы балалар - Данила Крайнов һәм Диана Ихтоновага бу уңайдан бәхет елмайды. Алар "Россия составына кергән республика мәктәпләрендә белем алучылар өчен "Московия" Бөтенроссия рус теле мәктәбе" проектында җиңү яулаган 80 укучы арасында булдылар. Балалар укытучылары Татьяна Бушуева җитәкчелегендә ноябрь-гыйнвар айларында бәйге биремнәрен дистанцион үтәделәр һәм апрельдә бәйгедә торып катнашуга рәсми чакыру алдылар. 5 июньнән 19 июньгә кадәр алар Мәскәү шәһәрендә бушлай стажировка үттеләр. Бөтен уңайлыклары булган кунакханәдә яшәделәр, алар өчен тулы кыйммәтле тукландыру оештырылды. Һәм, иң мөһиме, ике атна дәвамында алар белән башкала педагоглары шөгыльләнде, Россиянең Язучылар берлеге әгъзалары мастер-класслар бирделәр. Ә кичләрен балалар Мәскәү буйлап сәяхәткә чыктылар. "Царицино", "Коломенское" паркларында, зоопаркта, Третьяков галереясендә һәм, әлбәттә инде, Кызыл Мәйданда булдылар.
16 июнь көнне балалар Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә булдылар. Алар белән Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашты, ул балаларга вәкиллек эшчәнлеге турында сөйләде. Ә очрашу соңында балаларның һәркайсы кызыклы китаплар һәм журналлар комплекты алды.
Рус теле буенча олимпиада җәйге мәктәптә ял итүгә йомгак ясады. Безнең балалар укытучылары йөзенә кызыллык китермәделәр: Данила олимпиада җиңүчеләре бишлегенә керде. Укучылар сертификатлар, Мактау кәгазьләре алдылар, шәп итеп ял иттеләр, ә, иң мөһиме, алда торган йомгаклау аттестациясенә җитди хәзерләнү дәресләре үттеләр. Без Татьяна Анатольевнага бик рәхмәтле. Аның һөнәри осталыгы бәрабәренә безнең балаларыбыз тулы кыйммәтле ял итү мөмкинлеге алдылар.
Нет комментариев