Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Монда иҗади укытучылар эшли

Районда укытуның Сингапур алымы проектын тормышка ашыру дәвам итә. 3 нче Аксубай урта мәктәбенең барлык укучылары да бер көнлек өйрәнү үттеләр. Ә хәзер исә ачык дәресләр күрсәтә башладылар. Соңгы дәресләргә тренер-профессионал Фиона Чуа бәя бирде. Ул өченче мәктәптә булды һәм укытучыларга киңәшләр бирде. Надеҗда Золина өченче сыйныфта-рус теле, Людмила Кандалина-10...

Районда укытуның Сингапур алымы проектын тормышка ашыру дәвам итә.


3 нче Аксубай урта мәктәбенең барлык укучылары да бер көнлек өйрәнү үттеләр. Ә хәзер исә ачык дәресләр күрсәтә башладылар. Соңгы дәресләргә тренер-профессионал Фиона Чуа бәя бирде. Ул өченче мәктәптә булды һәм укытучыларга киңәшләр бирде.


Надеҗда Золина өченче сыйныфта-рус теле, Людмила Кандалина-10 сыйныфта инглиз теле, Елена Маклакова-5 сыйныфта инглиз теле, Татьяна Дәүләтшина 8 сыйныфта биология дәресен күрсәтте. Әлбәттә инде, Сингапур алымы нигезләре белән.
Аннан соң укытучылар, тренер белән бергә, дәресләргә җентекле анализ ясадылар.


-Бу мәктәпне тикмәгә генә өстенлекле мәктәп итеп сайламадылар,-дип әйтте көн азагында Фиона Чуа.


-Өченче мәктәп укытучылары-грамоталы, иҗади якын килеп эшләүче профессионаллар. Ул билгеләп үткәнчә, башлангыч сыйныф укучылары белән Надежда Золина барысы арасында да иң яхшы дәрес үткәрде. Тренер Аксубай мәгариф бүлеге методистларының нәтиҗәле эшләве һәм Сингапур алымын уңышлы кертүләрен билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев