Аксубаево
  • Рус Тат
  • Монда барысы да армиядәге кебек

    Нинди малайның берничә көнгә генә булса да солдат буласы килми икән? Хәрби кием киеп карарга теләүчеләргә, үзләрен хәрби итеп сизү мөмкинлеге бирелә. Бу юлы да, унынчы сыйныфны тәмамлаган йөзләрчә укучы өйрәнү-кыр җыеннарында булып, "солдатлар тормышы" белән яшәп карадылар. Хәрби эш күнекмәләре җирлектә урнашудан башланды. Монда лагерьдә урнашуның барлык кагыйдәләренә буйсыну...

    Нинди малайның берничә көнгә генә булса да солдат буласы килми икән?

    Хәрби кием киеп карарга теләүчеләргә, үзләрен хәрби итеп сизү мөмкинлеге бирелә. Бу юлы да, унынчы сыйныфны тәмамлаган йөзләрчә укучы өйрәнү-кыр җыеннарында булып, "солдатлар тормышы" белән яшәп карадылар.

    Хәрби эш күнекмәләре җирлектә урнашудан башланды. Монда лагерьдә урнашуның барлык кагыйдәләренә буйсыну шарт. Җыенда катнашучылар барысын да таләпләргә нигезләнеп башкардылар.

    Кәкре Күл авылы янында егетләрнең палата лагерендә ничек урнашуларын күрер, "хезмәтне үтәүгә" кәефләрен күтәрү максаты белән рәсми кунаклар - отставкадагы генерал-майор Анатолий Молоствов, районның башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров, районның хәрби комиссары Рәшит Фәсхетдинов, мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина килде. Җыен тантаналы төстә ачылды. Егетләр кунакларга сафка төзелеп атлау, командаларны үтәү күнекмәләрен күрсәттеләр.

    Лагерьдә узган һәр көн төрле эшләр белән кызыклы булды.

    Бер атна агымында яшүсмерләр физик, утлы, тактик әзерлек үттеләр. Лагерьдә булган вакытта алар хәрби устав белән таныштылар, солдатларның бурычлары турында белделәр, корал белән эш итәргә, беренче медицина ярдәме күрсәтергә һәм армия тормышының башка якларына өйрәнделәр.

    - Армия тематикасын үз эченә алган кыр тормышы балаларны үзгәртә, - дип сөйли лагерь җитәкчесе Алексей Никитин. - Алар дисциплинага өйрәнә, җитдигә әйләнә һәм һәр нәрсәгә дә җаваплы карый бышлыйлар. Бу армия тормышын күзалларга мөмкинлек биргән яхшы сабак.

    Без "яшь солдатлар" белән дә аралашып алдык.

    - Мин монда үземнең нәрсәгә сәләтле булуымны сынар өчен килдем, - диде Игорь. - Нык арысаң, йомшак урын өстендә түгел, палаткада да йокы тәмле икән. Сафка төзелеп йөрү минем өчен иң кыены иде, монда исә дөрес атларга, коралдан атарга өйрәндем. Армиядә боларның барысы да кирәк булачак.

    Лагерь ябылган, хәрби-кыр эшләренә йомгак ясалган көн егетләр күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды. Булачак солдатлар белән очрашуга район башкарма комитеты җитәкчесе Анатолий Горбунов та килде. Ул командирларга, егетләрне хәрби эшкә өйрәтүчеләргә, тулы кыйммәтле тормыш белән яшәү өчен барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итүче, чараны тиешенчә оештырган кешеләрнең һәммәсенә дә рәхмәт белдерде. Ә җыенда катнашучыларның киләчәктә чын Ватан сакчылары булуларын теләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: