Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәктәпнең горурлыгы – чыгарылыш укучылары

    - Мәктәпнең иң зур казанышы - ул укучылар, - дип саный Иске Кыязлы мәктәбе директоры Минзөфәр Мөдәрисов. - Безнең укучылар югары уку йортларына керәләр. Мәктәпнең чыгарылыш укучылары арасында биология фәннәре докторы, "Җир" Республика кадастр үзәге" акционерлар җәмгыяте генераль директоры Нәҗип Бакиров, Россия журналистлары берлеге әгъзасы, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, Татарстан...

    - Мәктәпнең иң зур казанышы - ул укучылар, - дип саный Иске Кыязлы мәктәбе директоры Минзөфәр Мөдәрисов.


    - Безнең укучылар югары уку йортларына керәләр. Мәктәпнең чыгарылыш укучылары арасында биология фәннәре докторы, "Җир" Республика кадастр үзәге" акционерлар җәмгыяте генераль директоры Нәҗип Бакиров, Россия журналистлары берлеге әгъзасы, Татарстан язучылары берлеге әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, психология фәннәре кандидаты Хөсәен Вәлиәхмәтов тә бар. Икътисад фәннәре докторы Алмас Заһидуллин "АЛТЭКС" агрофирмасы" ҖЧҖ компаниясенең учредителе булып тора.

    - Мин мәктәпне 1979 елда тәмамладым, - дип сөйли Алмас Заһидуллин. - Газинур Гәрәев белән бер парта артында утырдык. Мәктәп безгә ныклы белем орлыкларын салды. Төпле белем алып чыгуым өчен укытучыларыма рәхмәтем чиксез. Ул вакытта да укытучылар коллективы бик көчле иде. Сыйныф җитәкчебез - Мөнҗия Мәҗит кызы Моратшина бездә химия фәненә зур кызыксыну уятты. Аның тырышлыгы, таләпчәнлеге белән безнең буын табигать фәннәрен тирәнтен үзләштерде. Ул һәр укучыга аерым якын килеп, һәрберебездә кызыксынучанлык хисләре уята белде.

    - Шулай ук ФСБ каршындагы Курган хәрби институтында белем биргән З. Захаровны, халыкара класс спорт мастеры К. Мохтаровны, халыкара класс спорт мастеры һәм марафончы Җәмил Әбраровны, йөзү буенча СССР спорт мастеры Габдулла Вәлиевне, атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Ирек Камаловны, Рәхимҗан Зәйдуллинны, Рәшит Бакировны, Татарстанның атказанган нефтьчесе Рәшит Гайфетдиновны, Яр Чаллыда Коррекция мәктәбе директоры Рәүф Волковны да билгеләп үтәсе килә.


    Район оешмалары җитәкчеләренең дә күпчелеге башлангыч белемне Иске Кыязлы мәктәбендә алганнар. Болар район башлыгы аппараты җитәкчесе Рөстәм Моратшин, башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рәис Галиев, "Татмедиа" АҖ филиалы "Сельская новь" газетасы редакциясе директор-мөхәррире Айдар Моратшин, башкарма комитет эшләре белән идарә итүче Марс Дәүләтшин, "Аксубайлес" ГБУ директоры Рөстәм Гатин, ветеринария станциясе башлыгы Сәмигулла Мостафин, энергиясе ташып торган авыл җирлеге башлыгы Илшат Заһидуллин, Минзаһит Ганиев, Искәндәр Зәйдуллин, Сәлихҗан Сафин, теш табибы Вахит Гафиятуллин һәм башка бик күпләр.


    Педагогик хезмәт ветераннары: РФның атказанган укытучысы Әхмәтзыя Моратшин, халык мәгарифе отличниклары Владимир Башкиров, Юлия Исаева, Мәхтүмә Минсафина, мактаулы гуманитар белем бирү хезмәткәрләре Заһит Волков, Минзөфәр Мөдәрисов, өченче дәрәҗә Хезмәт ордены иясе Әнисә Волкованы да мактап телгә аласы килә.


    - Чыгарылыш укучыларының күпчелеге үзләре белем алган мәктәп белән араны өзмиләр, матди һәм әхлакый ярдәм күрсәтеп торалар, - дип билгеләп үтте белем бирү оешмасы җитәкчесе.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: