Мәктәпләрне кабул итәләр
Мәгариф бүлеге, Роспотребнадзор, Дәүләт янгын күзәтчелеге җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белем бирү учреждениеләре буенча йөреп, каникул вакытында башкарылган эшләргә бәя бирәләр. Тулаем алганда, комиссия 14 белем бирү оешмасын - мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм Аксубай универсаль технологияләр техникумын тикшерәчәк. Белгечләр биналар, учреждениеләр территорияләре торышын, аларның нормативларга туры килүен, беренче янгын сүндерү чаралары,...
Мәгариф бүлеге, Роспотребнадзор, Дәүләт янгын күзәтчелеге җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белем бирү учреждениеләре буенча йөреп, каникул вакытында башкарылган эшләргә бәя бирәләр.
Тулаем алганда, комиссия 14 белем бирү оешмасын - мәктәпләрне, балалар бакчаларын һәм Аксубай универсаль технологияләр техникумын тикшерәчәк. Белгечләр биналар, учреждениеләр территорияләре торышын, аларның нормативларга туры килүен, беренче янгын сүндерү чаралары, аптечкалар белән тәэмин ителешне, эвакуацияләү юлларының янгын иминлеге таләпләренә туры килүен тикшерәчәкләр. Аш әзерләү блоклары һәм медицина кабинетлары торышына, иминлек таләпләрен үтәүгә дә аерым игътибар биреләчәк. Оешманың сыйфатлы белем алу өчен уңайлы булуы да шулай ук мөһим. Комиссия эстетик бизәлешне дә күз уңында тотачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев