Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәктәпләргә ярдәм итәләр

    Мәктәпләр һәм меценатлар арасындагы социаль партнерлык һәм челтәрле аралашу кысаларында бүгенгесе көнгә 255465 сум акча җыелган. Аксубай районындагы иганә ярдәме күрсәтүдә иң колач җәйгәне: төзү материаллары, территорияне төзекләндерү һәм биналарны ремонтлау, буяу-лаклау материаллары, канцелярия товарлары, китаплар, спорт инвентарьләре, баннерлар урнаштыру, компьютер техникасы, җиһазлар. Аксубайның 3 нче гомуми белем бирү мәктәбе...

    Мәктәпләр һәм меценатлар арасындагы социаль партнерлык һәм челтәрле аралашу кысаларында бүгенгесе көнгә 255465 сум акча җыелган.

    Аксубай районындагы иганә ярдәме күрсәтүдә иң колач җәйгәне: төзү материаллары, территорияне төзекләндерү һәм биналарны ремонтлау, буяу-лаклау материаллары, канцелярия товарлары, китаплар, спорт инвентарьләре, баннерлар урнаштыру, компьютер техникасы, җиһазлар. Аксубайның 3 нче гомуми белем бирү мәктәбе Евгений Уфандеевтан бүләк итеп 38 мең сумнан артыкка линолеум, Руслан Вәлиев һәм Татьяна Горбуновадан буяулар, Р.Р. Әгълямиевтән өстәл, П.С.Ярославлевтан 13,5 мең сумга төзү материаллары алды. Кәкре Күл мәктәбен тәмамлаган Андрей Васильев үзе белем алган мәктәбенә видеопроектор, тагылмалы мотоблок, ашханә өчен 124 мең сумнан артык бәягә савыт-саба бүләк итте.
    "Үзеңнең мәктәбеңә ярдәм ит-2016!" республика акциясен ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы һәм "ТАТМЕДИА" басма һәм массакүләм мәгълүмат чаралары Республика агентлыгы белән берлектә уздыра.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: