Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпкә–директор исемен

Яңа ел алдыннан Иске Мокшино гомуми белем бирү учреждениесендә истәлекле вакыйга булды. Мәктәпкә аңа нигез салган һәм озак еллар-1957 елдан алып 1988 елга кадәр җитәкчелек иткән Виталий Тарасов исеме бирелде. Мәктәпкә әлеге укытучының исемен бирү инициативасы белән үзенең кече ватанында хәйриялелек эшчәнлеге белән һәркемгә таныш булган якташыбыз, «КамАЗ» ААҖ вәкиллеге...

Яңа ел алдыннан Иске Мокшино гомуми белем бирү учреждениесендә истәлекле вакыйга булды.


Мәктәпкә аңа нигез салган һәм озак еллар-1957 елдан алып 1988 елга кадәр җитәкчелек иткән Виталий Тарасов исеме бирелде.
Мәктәпкә әлеге укытучының исемен бирү инициативасы белән үзенең кече ватанында хәйриялелек эшчәнлеге белән һәркемгә таныш булган якташыбыз, «КамАЗ» ААҖ вәкиллеге директоры Анатолий Самаренкин чыккан иде. Ә районда әлеге идея энтузиазм белән хупланды.
Белем бирү учреждениесенең спорт залында киң колач алган Яңа ел чыршысын да берләштергән тантана, истә калырлык якты бәйрәмгә әверелде.
Шунысы мөһим, бүгенге көндә балалар әлеге истәлекле вакыйганың шаһитлары булып торалар,-дип мөрәҗәгать итте тантанада катнашучыларга район башлыгы Камил Гилманов һәм йөз укучыга-башлангыч звено уку алдынгыларына һәм барлык беренче сыйныф укучыларына яңа ел бүләкләре тапшырды. -Алар үз артыннан теге яки бу фән өлкәсендә нинди дә булса батырлык күрсәтеп кенә түгел, ә үз эшеңә хезмәт итеп тә якты эз калдыру мөмкин булуын үз күзләре белән күрәләр...
Анатолий Самаренкин үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Виталий Федорович Тарасов мәктәпкә, мәгариф эшенә тугры кеше була. Тантанага чакырылган Виталий Тарасовның якыннары: хатыны - педагогик хезмәт ветераны Клавдия Ивановна һәм улы - Юрий чыгышында да шул ук фикерләр яңгырады.
...Педагог буларак, Виталий Тарасов үзеннән соң мәктәп һәм күпсанлы укучылар, рәссам буларак туган авылының табигате тасвирланган матур картиналар калдыра. Үзенең күңел җылысын салып иҗат иткән картиналарны дусларына, туганнарына, мәктәпкә бүләк итәргә ярата.
...Хезмәт юлын башлаганда яшь директорның эш-мәшәкатьләре аз булмый. Виталий Тарасов укытучылар коллективына җитәкчелек иткәндә авыл чиркәве мәйданында урнашкан Иске Мокшино җидееллык мәктәбе бүрәнәдән салынган биш иске бинадан тора. Директор яңа капиталь мәктәп бинасын Иске Мокшино һәм «МЮД» поселогы тоташкан урында торгызырга карар кыла. Әмма ул елларда барысына да, шул исәптән төзелеш материалларына да кытлык була. Бу вакытта Яр Чаллыда төзелеш трестларының берсенә идарә иткән Анатолий Самаренкин, Виталий Тарасов өчен таяныч була. - Виталий Федоровичның мине үземнең кабинетым ишек төбендә көтеп торган чаклар еш булды,-дигән сүзләр яңгырады Анатолий Константинович чыгышында. -Ул йә булмаса цемент, кирпеч, яки арматура алырга килгән була иде. Ул вакытта совхозда йөк машиналары да юк иде. Виталий Федорович халыкны да эшкә җәлеп итә белде. Шимбә көннәрендә «МЮД» поселогы һәм Иске Мокшино авылының өлкән кешеләре һәм өлкән сыйныф укучылары мәктәп төзелешендә зур энтузиазм белән катнаштылар. Бәлки ул тырышлыгы белән үзенең гражданлык бурычын үтәгәндер. Мәктәпкә Виталий Тарасов исемен бирү, законлы акт, аның истәлеген данлау дип уйлыйм мин.
Тантананың иң дулкынландыргыч мизгеле. Район мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина Иске Мокшино гомумбелем бирү мәктәбе директоры Раил Шәрәфетдиновка мәктәпкә Виталий Тарасов исемен бирү турында документ тапшыра.
-Кадерле балалар, укытучылар!-дип мөрәҗәгать итте ул залда утыручыларга.-Сез барлык башлангычларыгызны да, уңышларыгызны да мәктәп исемен йөрткән күренекле кеше исеме белән чагыштырачаксыз, ә мәктәп, һәрвакыттагыча, алдынгылар сафында барачак...
Район башлыгы әлеге тантанага йомгак ясап, бүгенге көннән Виталий Тарасов исемен йөрткән белем бирү учреждениесен капиталь ремонтлауга биш миллион сум акча бүлеп бирергә вәгъдә итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев