Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит
Аксубай районында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе старт алды. Әлеге акциянең максаты - аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, ятим балаларга, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга белем алуда кирәк булган әйберләрне (мәктәп сумкасы, уку-язу кирәк-яраклары җыелмасы) сатып алуда ярдәм итү. Акция 2007 елдан бирле үткәрелә һәм соңгы 3 елда Аксубай...
Аксубай районында "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе старт алды.
Әлеге акциянең максаты - аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, ятим балаларга, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга белем алуда кирәк булган әйберләрне (мәктәп сумкасы, уку-язу кирәк-яраклары җыелмасы) сатып алуда ярдәм итү. Акция 2007 елдан бирле үткәрелә һәм соңгы 3 елда Аксубай районында беренче сыйныфка укырга барган 207 балага һәм 2-11 сыйныфларда белем алучы 97 балага хәйрия ярдәме күрсәтелгән. 2017 елда мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап кергән - 88 һәм 2-11 сыйныфларда белем алучы 30 укучыга мәктәп букчалары тапшыру планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев