Мәгариф
Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит
Әлеге хәйрия акциясе Татарстанда һәр елны яңа уку елы башланыр алдыннан үткәрелә.
Ул аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, ятим балаларга, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, инвалид ата-аналар белән яшәүче һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтергә чакырылган.
Аксубай районының бөтен оешмалары һәм предприятиеләре акциягә актив кушылалар. Акция 2007 елдан башлап үткәрелә...
Әлеге хәйрия акциясе Татарстанда һәр елны яңа уку елы башланыр алдыннан үткәрелә.
Ул аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, ятим балаларга, күп балалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга, инвалид ата-аналар белән яшәүче һәм инвалид балаларга ярдәм күрсәтергә чакырылган.
Аксубай районының бөтен оешмалары һәм предприятиеләре акциягә актив кушылалар. Акция 2007 елдан башлап үткәрелә һәм аның кысаларында 210 миллионнан артык суммага 165 мең мәктәп укучысына ярдәм күрсәтелгән. Моңа Аксубайлылар да үз өлешләрен керттеләр. 10 ел эчендә мәктәп укучыларына күрсәтелгән ярдәм 2 миллион сумнан артык тәшкил итә.
Мәгариф бүлеге методисты Альбина Нотфуллина хәбәр иткәнчә, 2017 елда беренче сыйныфка 268 бала бара. Шуларның 88енә матди ярдәм таләп ителә. Алар һәм 2-11 сыйныфларда белем алучы 47 укучы канцелярия кирәк-яраклары белән букчалар алачак. 25 август көнне "Беренче тапкыр - беренче сыйныфка" акциясен үткәрү вакытында беренче букчалар тапшыру тантанасы булачак. Төп мәйданда бию флешмобы, уеннар һәм бәйгеләр үткәрү планлаштырылган. Акциядә район җитәкчелеге дә катнашачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев