Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәпкә – герой исемен

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү алдыннан Кәкре Күл мәктәбенә тантаналы төстә Советлар Союзы герое Григорий Романов исеме бирелде. - Без әлеге исемне алу өчен 70 еллык озын юл үттек, - диде тантанада мәктәп директоры Наталья Воронина. - Моның авыл кешеләре, яшь буын өчен нинди билгеләнешкә ия булуын без яхшы...

Бөек Җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтү алдыннан Кәкре Күл мәктәбенә тантаналы төстә Советлар Союзы герое Григорий Романов исеме бирелде.



- Без әлеге исемне алу өчен 70 еллык озын юл үттек, - диде тантанада мәктәп директоры Наталья Воронина. - Моның авыл кешеләре, яшь буын өчен нинди билгеләнешкә ия булуын без яхшы аңлыйбыз, чөнки мәктәпкә Аксубай районында бердәнбер булган герой исемен бирү - ул аның исемен мәңгеләштерү. Хәер канкойгыч дәһшәтле сугышта катнашкан һәр кешенең герой исеменә лаек булуын мин һәрдаим кабатлыйм.


- Бүген - бөек вакыйга, Кәкре Күл мәктәбенә легендар якташыбызның исеме бирелә, - дип билгеләп үтте үз чыгышында район башлыгы Камил Гилманов. - Әмма бу берүк вакытта зур җаваплылык та өсти. Мәктәп үзенең уңышлары белән куандырсын, районны, республиканы еракларга танытып, үзенең исемен лаеклы йөртсен иде. Мондый карарның изге Җиңү юбилее алдыннан кабул ителүе очраклы түгел. Бөек бәйрәм уңаеннан районда да, шул исәптән әлеге авылда да зур эшләр башкарылды. Обелиск һәм аның әйләнә-тирәсе төзекләндерелгән, парк булдырылган. Бу планда җирле хакимият тә, грантлар да ярдәмгә килде, нефть компаниясе дә, Кәкре Күл мәктәбенең чыгарылыш укучысы да иганәче ярдәме күрсәттеләр.


Искәртеп үтәбез, Кәкре Күл мәктәбе коллективы "Россия өчен" Халык фронты" гомумроссия хәрәкәтенең "Мәктәпкә - герой исемен" проектын гамәлгә ашыру турындагы тәкъдим белән чыккан иде.


Тантаналы чарада мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Вәлиуллина, хәрби комиссариат башлыгы Рәшит Фәсхетдинов, район прокуроры Эдуард Хираҗев, Романовның туганнары, тыл хезмәтчәннәре һәм авыл кешеләре катнашты.


Романов батырлыгы
Польшадагы бәрелешләрнең берсендә, аның батареясы дошманның 15 тән артык утлы ноктасын, күпсанлы пехотасын тар-мар итә. Барысы да менә шулай була. Польшада безнең гаскәрләргә Нерев елгасын кичү турында боерык бирелә, моның өчен Романов батареясы урнашкан Н биеклегеннән утка тоту таләп ителә. Үзенең гаскәрләренең кичүен дошманнан саклап, Романов биеклекне алырга теләгән фашистларның тиңдәшсез көчләренә каршы тоташ ут ача.

Немецлар югалтулар алдында баш имичә, берничә тапкыр утлы һөҗүм ачалар. Берничә көннән Романовның бер генә дә зыян күрмәгән пушкасы калмый. Исән калган сугышчыларны аякка бастырып, автоматлар белән коралланып, Романов биеклекне саклауны дәвам итә. Әлеге сугышта ул 17 тапкыр яралана, биеклек аның исемен ала, ә үзенә Советлар Союзы герое исеме бирелә. Фотоларны aksubayevo.ru. сайтыннан карагыз.

Фотоларны монда карарга http://aksubayevo.ru/ru/gallery/category/78--6052015.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев