Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп вальсы көенә

Районда унберенче сыйныфны тәмамлаган 246 укучы өчен шимбә көнне соңгы кыңгырау чыңлады. Аксубай лицеенда соңгы кыңгырау бәйрәме аеруча истә калырлык булып үтте. Монда ел саен үткәрелә торган тантананың үз традициясе. Унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны олы юлга озату өчен, мәктәпнең спорт мәйданчыгында барлык сыйныф укучылары тезелеп басты. Ата-аналар да алар янәшәсендә иде....

Районда унберенче сыйныфны тәмамлаган 246 укучы өчен шимбә көнне соңгы кыңгырау чыңлады. Аксубай лицеенда соңгы кыңгырау бәйрәме аеруча истә калырлык булып үтте.


Монда ел саен үткәрелә торган тантананың үз традициясе.
Унберенче сыйныфны тәмамлаучыларны олы юлга озату өчен, мәктәпнең спорт мәйданчыгында барлык сыйныф укучылары тезелеп басты. Ата-аналар да алар янәшәсендә иде. Мәктәп ишегалдына тантанада катнашучыларның алкышларыннан һәм мәктәп вальсы көеннән бераз дулкынлану кичергән 23 укучы чыкты.

Тантанада катнашучыларга мәктәп директоры Вячеслав Миронкин мөрәҗәгать итте. Ул чыгарылыш укучыларына тормышта дөрес юл сайлауларын һәм үзләре белем алган мәктәпне онытмауларын теләде.
-Аксубай лицее-районда иң алдынгы белем бирү учреждениеләренең берсе,-дип әйтте бәйрәмгә быел мәктәпне тәмамлаучы ике игезәк кызының әтисе буларак килгән район башлыгы Камил Гилманов. -Аның тарихы да бай. Әлеге мәктәптә белем алган егетләр парта артыннан ук Бөек Ватан сугышына киткәннәр, кайчандыр монда укытучы кадрлар әзерләнгән. Бу мәктәпне тәмамлаучылар арасында танылган шәхесләр бихисап. Сез дә, үзегезнең уңышларыгыз белән, туган лицеегызның данын еракларга танытырсыз, дип уйлыйм.

Камил Камалович район башлыгы грантын республика олимпиадаларында җиңүче унынчы сыйныф укучысы Әнисә Шакировага бирде.
Мәгариф бүлеге җитәкчесе Әминә Кәримовна фидакарь хезмәтләре өчен укытучыларга рәхмәтен белдерде, балаларга югары уку йортларына кергәндә уңышлар теләде. Әминә Кәримовна, югары профессиональлек һәм белем бирү, яшь буынны тәрбияләү эшенә зур өлеш керткәне өчен, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Илсөяр Хәлиуллинага мәгариф бүлеге исеменнән Рәхмәт хаты тапшырды. Тантаналы линейкада ул шулай ук унынчы сыйныф укучылары Евгения Краснова һәм Анна Капитонованы, унберенче сыйныфтан Анастасия Петрованы билгеләп үтте. Мәктәпне тәмамлаучылар адресына бистә советы депутаты Марсель Ислямов мөрәҗәгать итте.

Янә мәктәп вальсы яңгырый. Мәктәп белән хушлашучы кызлар һәм егетләр тәэсирләргә бирелеп вальс әйләнделәр.
Соңгы кыңгырау-ул безне кабат мәктәп елларын искә төшерергә мәҗбүр иткән зур тантана. Унбер ел дәвамында укытучылар Людмила Орлова һәм Татьяна Карпова аларны белем дөньясы буйлап сәяхәттә йөрткәннәр. Мәктәпне тәмамлаучыларга сыйныф җитәкчесе Мөнирә Аюпова, ата-аналар исеменнән Ирина Малюкова иң изге теләкләрен җиткерделәр.

Соңгы кыңгырау... Менә зәңгәр күк өстенә төрле төстәге шарлар күтәрелде.
Мәктәпне тәмамлаучылар белем биргән укытучыларына, мәктәпкә рәхмәтләрен белдерделәр һәм җыр бүләк иттеләр. Әлеге бәйрәмнең дулкынландыргыч мизгеле-соңгы кыңгырау чыңлады.

-Бу мизгелне без озак көттек һәм менә ул килеп тә җитте. Күңелне моңсу һәм шул ук вакытта шатлыклы да хисләр биләде,-дип сөйли Анастасия Петрова. -Алар әйтеп аңлата алмаслык хисләр . Укытучыларга зур рәхмәт.
Бераз соңрак имтиханнар, чыгарылыш кичәсе булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев