Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәктәп укучыларына Нюрнберг процессы турында

    Аксубай районы прокуратурасы инициативасы буенча лицейда Нюрнбергтагы Халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгына багышланган ачык дәрес үтте. Унберенче сыйныф укучыларына "Нюрнберг. 70 елдан соң" документаль фильм күрсәтелде. Тарих укытучысы Светлана Пахомова Нюрнберг процессы гитлер Германиясенең Советлар Союзына бәреп керүе алдан ук планлаштырылган һәм мәкерле характерга ия булуын билгеләп үтте. Югары квалификацион...

    Аксубай районы прокуратурасы инициативасы буенча лицейда Нюрнбергтагы Халыкара хәрби трибуналның 70 еллыгына багышланган ачык дәрес үтте.


    Унберенче сыйныф укучыларына "Нюрнберг. 70 елдан соң" документаль фильм күрсәтелде. Тарих укытучысы Светлана Пахомова Нюрнберг процессы гитлер Германиясенең Советлар Союзына бәреп керүе алдан ук планлаштырылган һәм мәкерле характерга ия булуын билгеләп үтте. Югары квалификацион прокурорлар һәм тикшерүчеләр үз масштабларында немец-фашист илбасарларын тар-мар итү, аларның СССР территорияләрендә кылган явызлыкларын билгеләү буенча зур эш башкардылар.

    Нюрнберг процессының төп максаты бөтен дөньяга куркыныч тудырган дәһшәтле вакыйга, ватандашларыбызның һәм башка берләшкән милләтләрнең батырлыклары, миллионлаган кешенең язмышын хәл итүгә бәйле суд карарларының билгеләнеше турында хәзерге буынның исенә төшерү. Әлеге процесста гаепләү карарлары тыныч тормыш белән яшәүче халыкка юнәлдерелгән террор һәм агрессиянең беркайчан да җәзасыз калмаячагын раслады.

    Мәктәп укучылары дөнья тарихында әлеге вакыйганың ролен һәм билгеләнешен тикшерү буенча фикер алышуда катнаштылар. Ачык дәрестә район прокуроры урынбасары Лариса Горожанкина һәм коррупциягә каршы мәсьәләләр буенча район башлыгы ярдәмчесе Эльмира Крайнова катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: