Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп укучылары ял итә

Районда балаларның җәйге ялы тиешле дәрәҗәдә оештырылган. Ә ул май аенда "Костер" сәламәтләндерү үзәгендә башланды, монда район мәктәпләрендә белем алучы сәләтле егерме бала ял итте. Балаларның 17 мәктәп базасында 700 укучыны колачлаган көндез килеп ял итүне үз эченә алган мәктәп яны лагерьларында ял итүләре тәмамланып килә. Җәйге каникул көннәре башлану...

Районда балаларның җәйге ялы тиешле дәрәҗәдә оештырылган.


Ә ул май аенда "Костер" сәламәтләндерү үзәгендә башланды, монда район мәктәпләрендә белем алучы сәләтле егерме бала ял итте.
Балаларның 17 мәктәп базасында 700 укучыны колачлаган көндез килеп ял итүне үз эченә алган мәктәп яны лагерьларында ял итүләре тәмамланып килә.
Җәйге каникул көннәре башлану белән Аксубай лицеенда һәм Иске Тимошкино урта мәктәбендә хезмәт һәм ял лагерьлары ачылып, анда 72 бала хезмәт терапиясе үтә. Шул көннәрдә "Санта" санаториясеннән бюджет өлкәсендә һәм дәүләт оешмаларында эшләүче хезмәткәрләрнең балалары (50 бала) ял итеп кайтты, июль аенда әлеге санаториядә тагын 30 бала ял итәчәк. Әйтергә кирәк, мондый ял ата-аналар кесәсенә сукмый, аларны шәфкать туташы А.Степанова, ТР МВД бүлегенең кизү хезмәткәре һәм ЦВР директоры урынбасары Валентина Краснова озата бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев