Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәктәп уку елына тырышып әзерләнә

Җәйге каникулларның яртысыннан артыгы тәмамланды инде, ә Иске Кыязлы урта мәктәбе коридорларында уку елына караганда да җанлырак. Монда бинага капиталь ремонт ясала. Ул мәктәпләргә капиталь ремонт республика программасы кысаларында үткәрелә. Смета бәясе-12 миллионнан артык сум. Ремонт төшкә генә керә иде Соңгы 17 елда монда бинага беренче тапкыр капиталь ремонт ясала....

Җәйге каникулларның яртысыннан артыгы тәмамланды инде, ә Иске Кыязлы урта мәктәбе коридорларында уку елына караганда да җанлырак.


Монда бинага капиталь ремонт ясала. Ул мәктәпләргә капиталь ремонт республика программасы кысаларында үткәрелә. Смета бәясе-12 миллионнан артык сум.


Ремонт төшкә генә керә иде
Соңгы 17 елда монда бинага беренче тапкыр капиталь ремонт ясала. Соңгы тапкыр, февраль аенда барганда мәктәпнең актлар залы, сыйныф тәрәзәләре тышкы яктан пленка белән җылытылган иде. Хәзер исә яңа пластик тәрәзәләргә карап куанып туя алмыйсың. Кышын түшәмдәге штукатурка чатнап, коелып төшкән иде. Бүген түшәмдәге плитә араларын монтаж тасмасы белән ябыштырганнар, тигезләгәннәр, кайбер кабинетлар түшәмен агартканнар.
Яшерен-батырын түгел, яңгыр-кар ява башласа куркуга кала идек, чөнки алар нәкъ менә спорт залы һәм актлар залына "ява" иде,-дип сөйли Иске Кыязлы урта мәкәтәбе директоры Минзөфәр Мөдәррисов.


Күз курка-кул эшли
Иске Кыязлы урта мәктәбе 2015 елның сентябрендә йөз еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Әлеге тантанага кадәр вакыт бар әле, ә менә 1 сентябрь килеп тә җитә. Мәктәп директоры сүз-ләренә караганда, уку елы вакытында башланырга тиеш.
Мәктәптә ремонт эшләре сигез юнәлеш буенча алып барыла. Бүгенге көндә бөтен тәрәзәләр дә алмаштырылган, мәктәп түбәсенең 70 проценты ябылган, бина эченә санузеллар куела (моңа кадәр бәдрәф урамда иде), җылыту системасы монтажлана, биналарда һәм сыйныфларда ишекләр алмаштырыла, чиратта- ишекләр урнаштыру, фасад.


Һәркем үз эшен кертә

-Бездә халык аңлы, техник персонал да, педколлектив, ата-аналар-барысы да эшли,-дип сөйли мәктәп директоры.- Күп нәрсәне эшләп өлгерергә кирәк, ә эшче куллар зур ремонтның һәр этабында таләп ителә.- Күп эшләрне үз көчебез белән башкарабыз, әмма ләкин төп эшләрне өч бригада башкара. Түбә алмаштыруда Николай Сулейманкин җитәкләгән бригада эшли, Александр Убейкин бригадасы җылыту системасын алмаштыру белән мәшгуль, калган эшләрне Нәфис Гайфетдинов бригадасы башкара.


Мәктәп түбәсе астында
Ремонттан тыш, мәктәптә яңадан планировкалау эшләре дә алып барыла - Туган якны өйрәнү һәм хәрби дан музейлары урынын балалар бакчасы алачак.
Мәктәп бинасының бер өлешенә авыл җирлеге, почта, хокук тәртибен саклау пункты урнашачак.
Иганәчеләр теләп ярдәм итәләр
-Мәктәпне тәмамлаучылар-мәктәп горурлыгы гына түгел, ә инде аның беренче ярдәмчеләре дә,-дип сөйли Минзөфәр Фатыйхович.
Татарстанда "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" дигән акция старт алды һәм Мәгариф министры Энгель Фәттахов җитәкчеләр-не, эшмәкәрләрне, республиканың барлык халкын үзләре тәмамлаган уку бинасына ярдәм күрсәтүне сорап мөрәҗәгать итте. Ә менә Иске Кыязлы мәктәбен элек тәмамлаучылар чакырганны көтеп тә тормыйлар.
-Бездә алар бихисап,-дип хисләре белән уртаклаша Минзөфәр Мөдәрисов. -Аларның ярдәме акцияләр белән генә чикләнми. Безгә "Алтэкс" генераль директоры Алмас Заһидуллин, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рәис Галиев, авыл җирлеге башлыгы Илшат Заһидуллин, Аксубай эчке эшләр бүлеге начальнигы Сәлихҗан Сафин, эшмәкәр Рәис Шакиров, авыл кешеләре Рәхимҗан Мөдәрисов, Ибраһим Мусин аеруча аерым зур ярдәм күрсәттеләр. Аларның һәркайсының ярдәме бик мөһим.
Үзе белем алып чыккан мәктәпкә ярдәм итәргә теләүчеләр бәлки тагын бардыр. Бер кеше генә хәленнән килгәнчә булышса да, туган мәктәп күзгә күренеп үзгәрер иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев