Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Министрга сорау бир

30 август көнне РФнең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәптә белем бирү системасының үсеш перспективалары өчен борчылган ата-аналар, укытучылар һәм җәмәгать вәкилләре катнашында Гомумроссия ата-аналар киңәшмәсе үткәрәчәк. Исәп буенча дүртенче тапкыр узачак Гомумроссия ата-аналар киңәшмәсе, үткән еллардагы кебек, Россия төбәкләре белән турыдан-туры элемтәне үз эченә алып, видеоконференция форматында узачак....

30 август көнне РФнең мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева мәктәптә белем бирү системасының үсеш перспективалары өчен борчылган ата-аналар, укытучылар һәм җәмәгать вәкилләре катнашында Гомумроссия ата-аналар киңәшмәсе үткәрәчәк.

Исәп буенча дүртенче тапкыр узачак Гомумроссия ата-аналар киңәшмәсе, үткән еллардагы кебек, Россия төбәкләре белән турыдан-туры элемтәне үз эченә алып, видеоконференция форматында узачак. Ведомство сайтында онлайн-трансляция ярдәмендә чараны илнең һәм дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан күзәтеп булачак. Министрга сорауларны хәзер үк бирергә кирәк. Россиянең Мәгариф министрлыгы сайтында моның өчен "Гомумроссия ата-аналар киңәшмәсе" махсус бүлеге ачылган (http://минобрнауки.рф/родительское-собрание). Сайт аша бирелгән сораулар министр җавапларында чагылыш табачак.
Фото

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев