Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мин татарча сөйләшәм

Республикабызда "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе бара. Кәкре күл урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бу акция кысаларында төрле чаралар үткәрделәр. Рус мәктәбе булуына карамастан, укучылар татар телен яратып өйрәнәләр һәм төрле чараларда теләп катнашалар. Күптән түгел Кәкре күл урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Татар лингвистикасы...

Республикабызда "Мин татарча сөйләшәм!" акциясе бара.


Кәкре күл урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучылары да бу акция кысаларында төрле чаралар үткәрделәр. Рус мәктәбе булуына карамастан, укучылар татар телен яратып өйрәнәләр һәм төрле чараларда теләп катнашалар.
Күптән түгел Кәкре күл урта гомуми белем бирү мәктәбендә "Татар лингвистикасы белгечләре" дигән брейн-ринг булып үтте. Аны татар теле укытучысы Гиматдинова Гөлназ Сәлихҗан кызы үткәрде. Монда 4 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары көч сынаштылар. Чара командалар белән танышудан башланып китте. Аннан соң укучылар үзләренең татар теленнән белемнәрен күрсәттеләр: нокталар урынына төшеп калган хәрефләр яздылар, "Пантомима" күрсәттеләр, бирелгән текстта ничә җөмлә булганын эзләделәр, фразеологик берәмлекләрне тәрҗемә иттеләр, кроссворд чиштеләр. Ял минутында "Очты-очты" уенын уйнадылар. Соңыннан жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләделәр, аларга бүләкләр тапшырдылар.
Шул ук мәктәпнең 7 нче һәм 8 нче сыйныф укучылары "Акыллы кызлар һәм малайлар" чарасында көч сынаштылар. Бу чараны татар теле укытучысы Сотникова Энҗе Гомәр кызы үткәрде. Көч сынашу танышудан башланып китте. Аннан соң укучылар Татарстан Республикасы турында сорауларга җавап бирделәр. Кроссворд, ребуслар чишү дә укучыларның күңеленә хуш килде. Бәйге вакытында укучылар матур итеп шигырьләр укыдылар, татар композиторлары, язучылары турында сөйләделәр. Ярыш җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү белән тәмамланды.
Шулай ук 5-8 сыйныф укучылары бергәләшеп "Татарча сөйләшик!" дигән буклет-сүзлекләр төзеделәр һәм аларны авылдашларына, укытучыларга тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Мин татарча сөйләшәм!”