Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мин механик булыр идем...

Универсаль технологияләр техникумында Ачык ишекләр көне үтте. Бу көнне Аксубай техникумына район мәктәпләреннән 9-11 нче сыйныфны тәмамлау алдында торган йөзләгән укучы килде. Педагоглар озатуында алар уку кабинетларын, остаханәне карап йөрделәр, укытучылар белән аралаштылар. Соңыннан кунакларны актлар залына чакырдылар. Укучылар белән очрашуда "Аксубай Продкорпорациясе", "ВАМИН-Аксу", "Актай" агрофирмасы җитәкчеләре дә катнашты. Иң...

Универсаль технологияләр техникумында Ачык ишекләр көне үтте.

Бу көнне Аксубай техникумына район мәктәпләреннән 9-11 нче сыйныфны тәмамлау алдында торган йөзләгән укучы килде. Педагоглар озатуында алар уку кабинетларын, остаханәне карап йөрделәр, укытучылар белән аралаштылар. Соңыннан кунакларны актлар залына чакырдылар.
Укучылар белән очрашуда "Аксубай Продкорпорациясе", "ВАМИН-Аксу", "Актай" агрофирмасы җитәкчеләре дә катнашты.

Иң беренче сүз техникум директоры Фәрхат Аюповка бирелде. Ул әлеге мәгариф учреждениесенең бүгенге торышы, студентларның нинди шартларда укуы белән таныштырды.
-Кеше үз туган җирендә генә бәхетле була ала. Район җитәкчеләре арасында күбесе менә шул уку йортында башлангыч һөнәр алып чыкканнар. Механизаторларның барысы да диярлек биредә укыган. Сезнең дә район чикләренә чыкмыйча гына, авыл җирлекләре өчен кирәкле белгечлек алып чыгу мөмкинлегегез бар,-диде район башлыгы Камил Гилманов. Район башлыгы техникумда алган белгечлекләргә бүгенге көндә сорау күп булуын ассызыклады.

Укучылар алдында мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина да чыгыш ясады.
Очрашуда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, инвесторлар адресына да күп кенә яхшы сүзләр әйтелде. Билгеләп үтелгәнчә, соңгы ун елда укучылар өчен бу агрофирмаларда производство практикасын үтүгә һәм хезмәт хакы түләүгә бәйле бер генә проблема да килеп чыкмады.
Очрашу җылы, уңайлы мохитта үтте. Балалар рәсми затларның чыгышын игътибар белән тыңладылар, техникум үзешчәннәре концертын, КВН командасы чыгышларын яратып карадылар. Очрашу соңында укучылар ашханәдә төшке ашны ашадылар.

Авыл мәктәбеннән килгән 9 нчы сыйныфта укучы Константиннан техникумда алган тәэсирләре белән уртаклашуны үтенгәч, ул: -Без өйдә тугызынчы сыйныфны тәмамлагач укырга китү турында сөйләштек инде. Бүген сыйныфташ малайлар белән техникумны үз күзләребез белән күрү өчен килдек. Безгә бик ошады, шуңа укырга монда киләчәкбез, - диде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев