Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

МИН АКСУБАЙГА ГАШЫЙК БУЛДЫМ

Диде Чуашстанның халык артисткасы Августа Уляндина "Чуаш сандугачы" чуаш җырларын башкаручыларның гала-концертында. Уляндина конкурсның жюри комиссиясенә җитәкчелек итте. Сүз уңаеннан, конкурс ике көн дәвам итте, анда республиканың унсигез районыннан иң яхшы вокалчылар һәм коллективлар катнашты. Конкурсны ачу көне -Кадерле дуслар, бәйгедә катнашучылар, әлеге киң күләмле чарада катнашкан һәркем-җиңүче,-дип сәламлады Августина...

Диде Чуашстанның халык артисткасы Августа Уляндина "Чуаш сандугачы" чуаш җырларын башкаручыларның гала-концертында. Уляндина конкурсның жюри комиссиясенә җитәкчелек итте.

Сүз уңаеннан, конкурс ике көн дәвам итте, анда республиканың унсигез районыннан иң яхшы вокалчылар һәм коллективлар катнашты.

Конкурсны ачу көне

-Кадерле дуслар, бәйгедә катнашучылар, әлеге киң күләмле чарада катнашкан һәркем-җиңүче,-дип сәламлады Августина Васильевна. Катнашучыларның уңышлы чыгыш ясаулары өчен тырышлыкларын куйган әти-әниләргә, педагогларга зур рәхмәт белдерәм.

Конкурс программасын Аксубай җырчылары Полина Мулеева, Ольга Зубкова, Михаил Максимов, Лидия Нураева һәм Леонид Воркунов ачты. Яше 60 тан арткан Леонид Воркуновны жюри рәисе чыгыш ясаганнан соң ук гала-концертка чакырды.

-Бөтен гаиләбез белән җырларга яратсак та, зур сәхнәдә мин беренче тапкыр гына,-дип сөйли Леонид Михайлович. Ул гомере буена Әлмәт шәһәрендә нефть тармагында хезмәт куя. Ә лаеклы ялга чыккач тормыш иптәше белән туган авылы Сөнчәлегә күчеп кайта һәм бу аңа талантын ачар өчен яңа мөмкинлекләр бирә.

Беренче көнне конкурс программасы төш вакытыннан алып кичкә кадәр дәвам итте. Бу көнне унбер районнан килгән җырчылар көч сынашты. Бары тик иң-иңнәр генә гадел һәм таләпчән сайлап алу турын үтте.

Икенче көнне фольклор коллективлар чыгыш ясады.

Икенче көнне конкурс программасы иртәнге сәгать сигездән үк башланды. Монда фольклор һәм вокаль коллективлар чыгышына, халык җырларын башкаручыларга бәя бирелде. Безнең районны Сергей Шашин, Зинаида Гаврилова, Полина Мулеева, Яңа Аксубайдан "Шанчак", Иске Тимошкинодан "Уяв", "Урмандеево әбиләре" ансамбльләре тәкъдим итте.

Төрле йолалар тәкъдим ителде, җырларның күпчелеге җирле сәхнәдә беренче тапкыр яңгырады. Чуашлар җырларга яраталар-кайгы килгәндә дә, шатлыктан да, хезмәттә дә, бәйрәмдә дә-җыр аларның юлдашы. Фольклор ансамбльләр бер-бер артлы сәхнәгә күтәрелделәр: аларның барысына да үз җирлекләре киемнәре хас иде. Алар хезмәт, туй җырларын башкарганда чуаш халкының гореф-гадәтләре, көндәлек тормышы күз алдына килде.

Искитмәле гала-концерт

Аксубай Мәдәният йортында барган әлеге вакыйганы бернинди сүзләр белән дә аңлатып бетереп булмый. Зур билгеләнешкә ия булган әлеге чара залда утыручыларда да, сәхнәдә чыгыш ясаучыларда да онытылмаслык тәэсирләр калдырды.

Гала-концертны да Августа Уляндина ачты. Үзенең уңай энергетикасы белән ул концерт барышына җитәрлек күтәренке кәеф бирде. Якты образ, башкару осталыгы бер генә тамашачыны да битараф калдырмады.

Иске Тимошкино мәдәният йортының (җитәкчесе Анна Туйкина) "Каприз" һәм район Мәдәният йортының (җитәкчесе Венера Краснова) "Денс-тайм" бию ансамбльләре чыгышы барысының да күңеленә хуш килде. Безнең Аксубай артистлары арасында Полина Мулеева һәм "Уяв" фольклор ансамбле III дәрәҗә Дипломга лаек булды.

Жюри әгъзасы Андрей Лобовкин Чирмешән районыннан "Хавас" коллективын "Чуаш "Бэскрит-бойсы" дип атады. "Хавас" ир-егетләр коллективы чыгышы тамашачыларга бик ошады. Нурлаттан яшь җырчы Алексей Алексеев һәм безнең якташыбыз Сергей Шашин II дәрәҗә Диплом ияләре булдылар.

Яңа Аксубайдан "Шанчак" вокаль ансамбле (җитәкчесе Елена Охотникова) һәм Сөнчәледән Леонид Воркунов та җиңүчеләр арасында.

-Болар югары дәрәҗәдәге осталар, алар искиткеч дәрәҗәдә көчле чыгыш ясадаылар,-дип белдерде "Шанчак" ансамбле турында Августа Уляндина. Әлеге конкурста Түбән Кама районын тәкъдим итеп чыгыш ясаган Анжелика Еремееваны ул Чуашстанның һәм Татарстанның булачак халык артисты дип атады. Аксубайлылар Енорускинодан булган кечкенә Анжеликаны хәтерлиләр әле, ул вакытта Балалар иҗат мәктәбе укытучылары конкурсларның берсендә чыгыш ясаганда күреп алып, үзләренә чакырганнар иде. Ә хәзер исә Анжелика Түбән Камада белем ала.

Яр Чаллыдан "Чекесь" ансамбле дә җиңүчеләр арасында. Бу ансамбльдә Аксубайдан чыккан күп кенә үзешчәннәр җырлый.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Сергей Александров:

-Бүген без иң-иңнәрнең чыгышларыннан ләззәт алып утырабыз. Әлеге күләмле чараны оештыручыларга зур рәхмәт.

Чуашстанның халык артисткасы Августа Уляндина:

-Бәйрәм шәп үтте. Бүген иң-иңнәр чыгыш ясадылар. Мин зур канәгатьләнү алдым. Мин катнашучыларга кушылып җырладым, алар белән бергә шатландым. Минем бик күп конкурсларда булганым, жюри буларак та бәя биргәнем бар, әмма мондый тамашаны күргәнем юк иде. Һич арттырусыз, конкурс дәрәҗәсе бик югары, сайлап алу җиңел булмады, бүген иң көчлеләр җиңү яулады. Кабатлап әйтәм, мин халыкка, Аксубай районына гашыйк булдым.

ТР ЧНКА җитәкчесе Константин Яковлев:

-Кадерле дуслар, сезне Х нчы "Чуаш сандугачы" республика юбилей фестивалендә күрүемә бик шат. Бу көннәрдә Аксубай җирендә Татарстанның төрле почмакларыннан чуаш мәдәниятына гашыйк кешеләр җыелган. Биш яшьтән алып 86 яшькәчә булган биш йөзгә якын катнашучы үзләренең талантларын һәм башкару осталыкларын күрсәттеләр. Җырларда безнең элек-электән килгән гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз сакланган. Киләчәгебез дә җырларга бәйле. Чыгыш ясаучыларга-талантлары, жюри әгъзаларына профессиональ осталыклары өчен зур рәхмәт.

Массакүләм-мәдәни чараларны оештыручы Андрей Лобовкин:

-Бүген күпчелек яшьләр карьера ясарга омтылып, эстрада җырларын башкаралар. Ә фестиваль барган мизгелдә минем күңелемә бер нәрсә хуш килде-ул фольклор җырларын башкаручы яшьләр төркемнәре. Күмәклектә-көч, гореф-гадәтләрне, йолаларны белү һәм аларны яшь буынга тапшыру. Мин йомгак ясап шуны әйтә алам, миндә чуаш мәдәниятының киләчәге зур дигән өмет туды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев