Аксубаево
  • Рус Тат
  • Миңа китап сөючеләр ярдәм итте

    Якташыбыз язучы Нәбирә Гыйматдинова Габдулла Тукай премиясе лауреаты булды . Әлеге Боерыкка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов имзасы куелган. Нәбирә Бикчурова ( Гыйматдинова) әлеге югары бүләккә 2008 елда дөнья күргән "Мәхәббәттә гөнаһ бар", 2011 елда басылган "Синдә минем хакым бар" китаплары һәм "Хатыннар сагышы "(2010 ел, "Идел Пресс") әсәре өчен...

    Якташыбыз язучы Нәбирә Гыйматдинова Габдулла Тукай премиясе лауреаты булды .


    Әлеге Боерыкка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов имзасы куелган. Нәбирә Бикчурова ( Гыйматдинова) әлеге югары бүләккә 2008 елда дөнья күргән "Мәхәббәттә гөнаһ бар", 2011 елда басылган "Синдә минем хакым бар" китаплары һәм "Хатыннар сагышы "(2010 ел, "Идел Пресс") әсәре өчен лаек булды .
    БИОГРАФИЯСЕ
    Нәбирә Гыйматдинова 1956 елда Татарстанның Аксубай районы Карасу авылында дөньяга килә. 1971 елда сигезьеллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Иваново шәһәренә китеп, һөнәри училищега укырга керә. Шунда ук эрләүче булып эшли. Ә 1973 елда Казан шәһәренә кайта һәм Казан трестларының берсендә төзүче-маляр булып эшли башлый. Эштән аерылмыйча Казан дәүләт университетында белем ала. Җитмешенче елларда матбугатта иҗади җимешләре басыла башлый. Аның беренче хикәяләре 1974 елда "Азат хатын " һәм "Идел" журналларында дөнья күрә. Аннан соң республика басмаларында хикәяләре, повестьләре урын ала. 1981 елда аның китап җыентыгы, 1983 елда " Бердәнберем" китабы дөнья күрә. Шул вакыттан алып Н . Гыйматдинованың берничә китабы басылып чыкты. Ул озак еллар " Идел" журналында эшли, төрле газеталарда хәзерге заманның темаларын яктырткан очерклары даими басылып килә.
    ЯЗУЧЫ ИҖАТЫНДА ХАТЫН-КЫЗ ӨЛЕШЕ
    Татар хатын-кызлары язмышы язучы иҗатында төп темаларының берсе булып тора. Нәбирә Гыйматдинованың үзенең күпчелек әсәрләрендә хатын-кызның бәхетсез мәхәббәте чагылыш таба. Аның һәр героинясы үзенчә бәхетсез: берәүләрнең ирләре көчсез булып чыга , башкалары исә яраткан кешеләрен югалталар... Повесть һәм әсәр геройларын тискәре дә, уңай дип тә әйтеп булмый. Әсәрләрдә яхшылык та күп тасвирлана, әмма һәр очракта да аларның берсе җиңә. Язучының төп геройлары табигатьтән көч алалар, табигать белән бер бәйләнештә булалар. Язучы кешеләрне табигать белән бәйләргә тырыша, кеше табигатьтән ераклашкан саен аның якыннарына карата булган яхшылык, изгелек, намуслылык, ихтирам, хөрмәт, ярату кебек сыйфатлары югала бара дип саный. Аның язганнары күңел төпкелендә үзеннән үзе яшеренеп яткан әрнүле, ә кайвакытта хәтта гаеп уйларны кузгата. Аның повестьларын укыганда ирексездән үз тормышыңнан мисаллар белән тәңгәллек табасың. Бәлки шуңадыр, Нәбирә Гыйматдинова "Ел китабы" республика бәйгесендә сигез ел рәттән җиңү яулады.
    ТӘЭСИРЛӘР
    - Бу минем өчен олы бүләк дип, үз тәэсирләре белән уртаклашты Нәбирә Минәхмәт кызы премия тапшырылганнан соң. -Әмма ул көтелмәгән хәл булмады. Мин җиңүгә ирешкәнемне күңелем белән тойдым: теге яки бу әсәремне дөньяга таныту өчен күпме көч куйганымны Ходай Тәгалә үзе генә белә. Шуның өстенә мин ялгызым гыны түгел - укучыларым да миңа нык ярдәм иттеләр. Алар әлеге премияне узган ел ук көттеләр, ә быел республиканың барлык районнарыннан да диярлек китап сөючеләрдән, җәмәгать оешмаларыннан хатлар, телеграммалар, үтенечләр килде. Дәүләт премиясе ул күпьеллык эш нәтиҗәсе, язучы хезмәтенә олы бәя. Барлык китап укучыларыма, якташларыма, китапханә хезмәткәрләренә, укытучыларга булышлык күрсәткәннәре өчен бик зур рәхмәт.
    ПРЕМИЯ ТУРЫНДА
    -Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе 1958 елда раслана һәм ел саен әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә ирешелгән уңышлар өчен бирелә. Лауреатларга акчалата бүләк, диплом, Мактау билгесе һәм таныклык тапшырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: