Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәхәббәт һәм тугрылык хакына

    Аксубайда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан 150 парны хөрмәтләделәр. Православие дөньясы Петр һәм Феврония көнен элек-электән билгеләп үтә. Ә 2008 елдан ул социаль инициативалар Фонды президенты, РФ Премьер-министрының тормыш иптәше Светлана Медведева инициативасы белән Бөтенроссия бәйрәме буларак билгеләнеп үтелә башлады. 2008 елдан башлап районның төп сәхнәсендә 2000 нән артык...

    Аксубайда Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан 150 парны хөрмәтләделәр.

    Православие дөньясы Петр һәм Феврония көнен элек-электән билгеләп үтә. Ә 2008 елдан ул социаль инициативалар Фонды президенты, РФ Премьер-министрының тормыш иптәше Светлана Медведева инициативасы белән Бөтенроссия бәйрәме буларак билгеләнеп үтелә башлады.

    2008 елдан башлап районның төп сәхнәсендә 2000 нән артык юбиляр-пар булып китте инде. Быел алар аеруча да күп иде. РФ Президенты указы буенча "Мәхәббәт һәм тугрылык өчен" медален Иске Тимошкино авылыннан Шишковлар гаиләсе алды. Бәйрәм кунаклары Үзәк китапханә һәм туган якны өйрәнү музее оештырган акцияләрдә катнаштылар. Алар таҗларын бәхетле гаилә нигезләре булган сүзләр белән тутырырга кирәк булган ромашкалар әзерләгәннәр. Хакимият вәкилләре дә читтә калмадылар.

    - Гаилә - ул дәүләтең нигезе. Ныклы гаиләдә иминлек хөкем сөрә, анда бәхетле, сәламәт балалар үсә, - дип әйтеп үтте район башлыгы Камил Гилманов. - Бүгенгесе көндә гаилә байлыкларын пропагандалау аерым яңгыраш ала. Сез, ныклы гаилә өлгесе буларак, яшьләр өчен үрнәк булып торасыз. Бәхетле озын гомер сезгә, безнең кадерле юбилярлар.

    Камил Гилманов Людмила Жирновага гаилә сертификаты тапшырды. Бу көндә гаилә сертификатларын тапшыру үзенә күрә бер күркәм йолага әверелеп бара һәм абортларга каршы көрәшкә һәм гаиләләрне саклауга юнәлдерелгән "Миңа гомер бүләк ит" акциясенең дәвамы булып тора.

    60 ел һәм аннан да күбрәк еллар бергә яшәгән гаилә парларын көчле алкышларга күмделәр, аларга чәчәкләр бүләк иттеләр. Аксубайдан Кабидовлар нәселе балалары, оныклары һәм оныкчыклары тулы бер тәбрикләү композициясен тәкъдим иттеләр.

    - Бүген безнең залда күп милләтле гаилә, - дип башлады чыгышын ЗАГС бүлеге җитәкчесе Елена Еграшкина. - Монда татарлар, руслар, чуашлар, мордвалар, марилар, удмуртлар, таҗиклар, эстон, немец гаиләләре бергә утыра. Бүген әйтелгән рәхмәтләрнең барысы да күп еллар дәвамында тугрылык һәм мәхәббәт хисләрен саклаган гаиләләргә адресланды. Бүгенге бәйрәм һәр йортка бәхет алып килсен.

    Бу фикер һәр котлаучының чыгышында кызыл тасма булып сузылып барды. Ә тәбрикләүчеләр бихисап иде. Районның имам-мөхтәсибе урынбасары Илшат Сафиуллин, Аксубай чиркәве башлыгы Александр Качаев та бәйрәмдә катнашты. Наталья һәм Сергей Александровлар ихлас күңелләреннән барысына да сәламәтлек һәм иминлек теләделәр. Аларның гаиләсе быел көмеш туйларын билгеләп үтә.

    Сәхнәдән чирек гасырдан артык бергә гомер кичергән - Терегуловлар, Ильиннар гаиләләре башкаруында мәхәббәт, сөю турында җырлар яңгырады. Татьяна Григорьева башкарган "Туй балдагы" җыры бәйрәмгә нокта куйды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: