Аксубаево
  • Рус Тат
  • Мәгърифәт нурын чәчүче мөгаллимә

    Мәктәп - баланы туган халкы, милләте, аның кешелек тарихында тоткан урыны, элек нинди әһәмияткә ия булуы, аның киләчәге турында уйландырырга һәм шул хакта аңа киң мәгълүмат бирергә тиешле урын. Карасу төп мәктәбенең математика укытучысы Наилә Морза кызы Мифтахова кебек шәхесләр үз алдына куелган әнә шул максатка ирешүдә өлге булып торалар....

    Мәктәп - баланы туган халкы, милләте, аның кешелек тарихында тоткан урыны, элек нинди әһәмияткә ия булуы, аның киләчәге турында уйландырырга һәм шул хакта аңа киң мәгълүмат бирергә тиешле урын.


    Карасу төп мәктәбенең математика укытучысы Наилә Морза кызы Мифтахова кебек шәхесләр үз алдына куелган әнә шул максатка ирешүдә өлге булып торалар.
    1958 нче елның 9 нчы ноябрендә Татар Сөнчәлесе авылында Морза абый белән Нурдидә апа Бикуловлар гаиләсендә өченче бала булып дөньяга аваз сала ул.
    Бу нәни кызчык 1966 нчы елның 1 нче сентябрендә Иске Мукшы урта мәктәбенең 1 нче сыйныф ишеген ачып керә һәм 1974 нче елда бары "5" ле билгеләренә генә тәмамлап, Тәтеш педагогия училищесына укырга керә. Бу училищены кызыл дипломга бетереп, 1978 нче елдан ул дипломлы белгеч - математика укытучысы була.
    1985 нче елда үзенең хезмәт юлын Карасу сигезьеллык мәктәбендә физкультура һәм озынайтылган көн тәрбиячесе буларак башлап җибәрә. Ул эшенә бирелгән, һәр эштә актив, хезмәт сөючән укытучы буларак хезмәттәшләре арасында тиз таныла.
    1988 нче елдан 2003 нче елга кадәр мәктәпнең укыту тәрбия эшләре буенча директор урынбасары була, ә 2000-2010 нче елларда Карасу урта мәктәбендә 1 категорияле җитәкче вазыйфасын башкара.
    Наилә Морзаевна һәрвакыт ярдәмчел, таләпчән, үзенең нинди максатка омтылганын ачык белгән кеше, кешеләргә карата игътибарлы, якын килә белүче шәхес.
    Аның хезмәтен бөтеньяклап характерлаучы төп сыйфат - белем һәм тәрбия бирүнең файдалы формаларын һәм алымнарын эзләү һәм гамәлдә куллану. Ул үз эшендә мәгарифнең үсеш технологияләрен нигез итеп ала.
    Инициативалы, иҗади шәхес буларак, ул үз фәнен һәм укыту алымын яхшы белә, укучыларның әлеге фәнне тирәнтен белүенә ирешә. Аның белем бирү алымы укучыларда мөстәкыйльлекне үстерү, аларда мавыктыргыч һәм актив фикерләү эшчәнлеге булдыруга юнәлдерелгән.
    Наилә Мифтахова үзендә булган яхшы сыйфатларны укучыларына, үз балаларына бирергә омтыла. Әйтергә кирәк, укучылары да, балалары да бурычлы калмыйлар. Наилә Морзаевна укучылары югары уку йортларына кергәндә имтиханнарны уңышлы тапшыралар.
    Ә балалары... Алар да үз уңышлары белән шатландыралар. Кызлары икесе дә әниләре юлын сайладылар. Олы кызлары Айнур химия- биология бүлеген, Гөлнур математика-информатика бүлеген кызыл дипломга бетерде. Ә уллары Илнар КНИТУ(КХТИ)ның механик факультетының беренче курсында белем ала.
    Бүгенге көндә кызлары Казан шәһәрендә тырышып хезмәт итәләр. Олы кызлары Айнур тормыш иптәше Ленар белән уллары Кәримне үстерәләр.
    Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Наилә Морзаевна 1992 нче елда РФ ның "Халык Мәгарифе отличнигы", "Хезмәт ветераны" исемнәренә лаек була, Мәгариф бүлегенең Мактау грамоталары белән бүләкләнә һәм аның исеме районның Мактау китабына кертелгән.
    Татар мәгарифен үстерү өлкәсендә тырышып хезмәт куючы Наилә апа кебек укытучы, җитәкче булуына безнең коллектив бик шат.
    Шул көннәрдә Наилә Морзаевнага илле биш яшь тула. Хезмәттәшләр аңа җаваплы һәм мактаулы эшегездә иҗади уңышлар, нык исәнлек, гаилә бәхете, тыныч тормыш, укучыларыгызның, балаларыгызның, оныгыгызның ихлас яратуларын һәм хөрмәт итүләрен телиләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: