Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәңге яшь һәм тере шагыйрь

Өченче номерлы Аксубай мәктәбе китапханәсендә бөек шагыйрьнең 200 еллыгына багышлап, «Лермонтов дөньясында» дигән әдәби кичә үтте. Мәктәп китапханәчесе Фәридә Фәизова зур программа әзерләгән һәм кунаклар чакырган. Әлеге кичәне тантаналы дип атап булмый. Ул ихлас һәм Лермонтовка хас булганча сагышлы нотада үтте. -Лермонтов халык күңеленә илдә милли матәм хөкем сөргән Пушкин...

Өченче номерлы Аксубай мәктәбе китапханәсендә бөек шагыйрьнең 200 еллыгына багышлап, «Лермонтов дөньясында» дигән әдәби кичә үтте.


Мәктәп китапханәчесе Фәридә Фәизова зур программа әзерләгән һәм кунаклар чакырган.
Әлеге кичәне тантаналы дип атап булмый. Ул ихлас һәм Лермонтовка хас булганча сагышлы нотада үтте.
-Лермонтов халык күңеленә илдә милли матәм хөкем сөргән Пушкин үлгән көннәрдә, Россия халкы үзенең олы шагыйрен югалтып, милли даһиен юксынган чорда үтеп керә, - дип башлады кичәне Фәридә Вәлимхәмәт кызы. - Аның әсәрләре безне бүген дә дулкынландыра. Бик күп әдипләр аны үзләренең остазы итеп саный.

Үзенең кыска гына гомерендә ул тормыш һәм үлем, мәңгелек, изгелек һәм явызлык, мәхәббәт, дуслык турында фәлсәфи рухта, туган якка мәхәббәт белән сугарылган бик күп шигырьләр иҗат иткән. Аның лирик герое тормыш мәгънәсен эзли, киләчәк һәм үткәннәр турында уйлана.
- Аның шигырьләрен укыганда, сине ниндидер сәер хис биләп ала, - дип сөйләде рус теле һәм әдәбияты укытучысы Валентина Селезнева. - Алардагы тирән хәсрәт һәм сагыш хисе йөрәккә үтеп керә. Михаил Юрьевич Лермонтов - әдәбият дөньясындагы гаҗәеп шагыйрьләрнең берсе. Ул 27 яшенә дә җитми үлеп китә, әмма ул тудырган шедеврлар аңа бөек кешеләр исемлегенә керергә мөмкинлек бирә.

Барлык чыгышлар да мультимедия презентациясе белән тулыландырылган иде. Укучылар Лермонтовның шигырь һәм романсларын рәхәтләнеп тыңладылар һәм, әйтерсең әдипнең фаҗигале язмышын бөтен нечкәлеге белән тойдылар.
Аннан соң шигырь укучылар бәйгесе үтте6 Анда кырык укучы әдипнең шигырьләрен укыды Валентина Селезнева, китапханәчеләр Фәридә Мәхмүтова, Валентина ?Җирновалар катнашындагы жюри комиссиясе шигырь сөйләүчеләрнең сәнгатьлелек дәрәҗәсен һәм башкару осталыгын бәяләде. Юбилей укуларда Катя Алексеева, Алинә Гамируллина, Катя Копанева, Елена, Юлия Белова, Павлова,Алинә Фәизова, Һәм Лия Муртазина призлы урыыннарны яуладылар. Җиңүчеләр һәм призерларга мактау кәгазьләре тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев