Медальләр хәзер бирелми
Район мәгариф бүлеге хәбәр иткәнчә, РФнең мәгариф һәм фән министрлыгы, мәктәпнең иң яхшы укучыларына алтын һәм көмеш медальләр бирүдән баш тартырга булган. 2013 елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән "Мәгариф турында"гы Федераль закон нигезендә, мәктәпне иң яхшы билгеләргә генә тәмамлаган укучыларга медальләр бирелми. Ведомствода алардан баш тартырга булганнар. Хәзер мәгариф министрлыгы...
Район мәгариф бүлеге хәбәр иткәнчә, РФнең мәгариф һәм фән министрлыгы, мәктәпнең иң яхшы укучыларына алтын һәм көмеш медальләр бирүдән баш тартырга булган.
2013 елның 1 сентябреннән гамәлгә кергән "Мәгариф турында"гы Федераль закон нигезендә, мәктәпне иң яхшы билгеләргә генә тәмамлаган укучыларга медальләр бирелми. Ведомствода алардан баш тартырга булганнар. Хәзер мәгариф министрлыгы медальләр урынына, уку дәверендә югары нәтиҗәләргә ирешкән балаларга, махсус аттестат бирәчәк. Мондый аттестат ГИА ны уңышлы барлык фәннәрдән «5» ле билгеләренә генә укыган 11 сыйныф укучыларына бирелә.
Элегрәк алтын медальләре булган балаларга вузга кергәндә льготалар бирелә иде, 2010 нчы елдан алар гамәлдән чыгарылган.
-Киләсе елда ук 9 нчы, 11 нче сыйныф укучыларына яңа аттестатлар биреләчәк, - дип белдерде мәгариф бүлеге начальнигы Әминә Вәлиуллина.
-Мәктәпне тәмамлаган 9 нчы сыйныф укучыларына шәмәхә төстәге аттестат бирелә (элек ул кофе төсендә иде), ә инде "5" ле билгеләренә генә тәмамлаганнар кызыл дипломга ия булачаклар ( элек ул яшел төстә иде). 11 нче сыйныфны тәмамлаучылар зәңгәрсу-зәңгәр төстәге аттестатка ия булачаклар (элек ул зәңгәр төстә иде), ә бишлегә бетергәннәр - әлбәттә инде, кызыл төстәгегә (элек- чия төсендә иде) лаеклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев