Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәдәният йортында – филармония артистлары

Район Мәдәният йортында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония ветераннары клубының "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дип исемләнгән бәйрәм концерты күңелле һәм җылы мохиттә үтте. Татар филармониясе беренче тапкыр бездә кунакта булдылар. Аксубайлылар татар мәдәнияте вәкилләрен көчле алкышлар белән каршы алдылар. Район башлыгы Камил Гилманов татар эстрадасы осталарын кайнар...

Район Мәдәният йортында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония ветераннары клубының "Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел" дип исемләнгән бәйрәм концерты күңелле һәм җылы мохиттә үтте.



Татар филармониясе беренче тапкыр бездә кунакта булдылар. Аксубайлылар татар мәдәнияте вәкилләрен көчле алкышлар белән каршы алдылар. Район башлыгы Камил Гилманов татар эстрадасы осталарын кайнар сәламләп, Бөек Җиңүгә 70 ел тулу алдыннан оештырылган әлеге очрашу аерым үзенчәлеккә ия, дип билгеләп үтте. Тамашачылар сәхнә ветераннары - Флера Сөләйманова, Искәндәр Биктаһиров, Зөһрә Сәхәбиева, Фердинанд Фәтхи, Азат Хәлимов, Рәшит Сабировны бик яратып кабул итте. Югары осталыкта башкарылган җырлар, моңлы көйләр залда утыручыларда якты тәэсирләр калдырды.

Фотоларны монда карарга http://www.aksubayevo.ru/ru/gallery/category/67--17042015.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев