Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәдәният учагы

Авылда күпфункцияле мәдәният үзәге ачылу безнең өчен зур бүләк булды. Яңа заманча мәдәният учагы чын мәгънәсендә ике - Емелькино һәм Черемушки авыллары халкына мәдәни-массакүләм чараларда шатлык бүләк итеп хезмәт итәчәк. Мондый бүләк өчен район башлыгы Камил Гилмановка, Илгизәр Хәмидуллин җитәкчелегендәге "Максад" ООО эшчеләренә рәхмәт әйтәсе килә. Кунаклар мәдәният учагын ачу...

Авылда күпфункцияле мәдәният үзәге ачылу безнең өчен зур бүләк булды.


Яңа заманча мәдәният учагы чын мәгънәсендә ике - Емелькино һәм Черемушки авыллары халкына мәдәни-массакүләм чараларда шатлык бүләк итеп хезмәт итәчәк. Мондый бүләк өчен район башлыгы Камил Гилмановка, Илгизәр Хәмидуллин җитәкчелегендәге "Максад" ООО эшчеләренә рәхмәт әйтәсе килә.
Кунаклар мәдәният учагын ачу тантанасына буш кул белән килмәделәр. Камил Камалович безгә музыкаль үзәк һәм шуның өстенә муниципаль район исеменнән интерьер әйберләре бүләк итте. Элек бу заманча музыка җиһазы турында хыяллана гына алдык. Авыл яшьләре озак еллар моңа мохтаҗлык кичерде, хәтта мәдәният учагына өйдән аппаратура алып килү идеясы да булды. Ә ТР ЧНКА рәисе Константин Яковлев бүләк иткән телевизор турында бөтенләй хыялланмый да идек. Кунак булып килгән район җитәкчеләре һәм безнең белән шатлыгыбызны уртаклашырга кайткан кешеләр дә шулай ук бүләкләр тапшырдылар. Күпфункцияле мәдәни үзәк һәм бүләкләр өчен авыл халкы, яшьләр исеменнән барыгызга да бик зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев