Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәдәният хезмәткәрләре киңәште

Рус Кармәте клубында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе үтте. Семинарда катнашучыларны ипи-тоз белән каршы алдылар тәм-томнар белән сыйладылар, "валентинкалар" тәкъдим иттеләр. Семинар-киңәшмә Рус Кармәте клубы хезмәткәрләренең иҗат отчеты белән башланып китте - алар Яңа Кармәт мәдәният учагы хезмәткәрләре белән берлектә Гашыйклар көненә багышланган чараны тәкъдим иттеләр. Мәдәният бүлегендә авылларда күчмә семинарлар...

Рус Кармәте клубында мәдәният хезмәткәрләренең чираттагы семинар-киңәшмәсе үтте.



Семинарда катнашучыларны ипи-тоз белән каршы алдылар тәм-томнар белән сыйладылар, "валентинкалар" тәкъдим иттеләр. Семинар-киңәшмә Рус Кармәте клубы хезмәткәрләренең иҗат отчеты белән башланып китте - алар Яңа Кармәт мәдәният учагы хезмәткәрләре белән берлектә Гашыйклар көненә багышланган чараны тәкъдим иттеләр. Мәдәният бүлегендә авылларда күчмә семинарлар үткәрү традициягә керде, ул гына да түгел, милли җырлар бәйгесе кебек район чараларын да авыл кешеләре районда мәдәниятның ничек чәчәк атуын, башка авыллардагы артистларны үз күзләре белән күрсеннәр өчен авылларда үткәрүне гамәлгә кертәләр.
Район мәдәният бүлеге начальнигы Ришат Сруртдинов семинар-киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп:
-Күптән түгел Галиәскәр Камал Театрында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Мәдәният Министры Айрат Сибагатуллин катнашында республиканың мәдәният хезмәткәрләре коллегиясе утырышы үтте, - дип билгеләп үтте. - Коллегиядә грантлар буенча район һәм шәһәрләр күргәзмәләре тәкъдим ителде. Агачтан ясалган әйберләр һәм сәхнә күлмәкләре күргәзмәсен тәкъдим иткәндә без районыбыз өчен горурлык хисләре кичердек. Безнең делегация милли үзенчәлеге белән үзенә тартып торды.
Чыннан да безнең район мәдәният хезмәткәрләренең горурланырлык эшләре бар - чөнки алар республика күләмендәге төрле бәйгеләрдә җиңү яулау белән бергә 2011 елда гомуми күләме 1 миллион 910 мең сум тәшкил иткән Мәдәният министрлыгы һәм "Ритэк" нефть компаниясе линияләре буенча 7 грант яуладылар. Быел да 16 мәдәният учреждениесе әлеге биеклекне яуларга ниятлиләр.
үзәк җитәкчеләре милли үзәкләр башкарган эшләр турында сөйләделәр.
-Мәдәният хезмәткәрләренең эшкә кызыксынуы бар - үткән елда гына да район җитәкчелеге тарафыннан өстәмә керемнәрдән средство табылган һәм алты клубның түбәләре яңартылган, - диде семинар-киңәшмәдә катнашучыларны сәламлап, башкарма комитет җитәкчесе Сергей Александров. - Грант отуга конкурслар үткәрелү белән дә клублар икенче сулыш алды. Бу үз мәдәни учреждениеңне яңарту, үз планнарыңны һәм хыялларны тормышка ашыру мөмкинлеге. Мәдәният учреҗдениеләре элек Мәдәният министрлыгыннан, район хакимиятеннән ярдәм көтсәләр, бүген исә өметләнер урын юк - барысы да сезнең кулда.
Мәдәният хезмәткәрләре белән "Сувар" республика газетасы редакторы Константин Малышев та катнашты. Аксубай районыннан чуаш конкурсларында катнашучылар күп, алга таба да халык, бигрәк тә балалар күбрәк катнашсыннар һәм алар үзләренең чыгышлары белән бәйрәмнәрне бизәп кенә калмыйча, чуаш халык йолаларын дәвам итүчеләр булсыннар иде, дип билгеләп үтте ул.
Семинар эше секцияләр буенча дәвам итте. Район Мәдәният йорты белгечләре коллегаларына мастер-класс күрсәттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев