Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәдәният хезмәткәрләре хисап тота

Районда "Минем язым - минем җиңүем" проекты кысаларында төбәкара эстафета старт алды. Аны район мәдәният бүлеге авыл җирлекләре башлыклары катнашында авыл мәдәният учакларының иҗат отчетлары сыйфатында оештыра. Иҗат отчетлары февраль ае дәвамында районның төп сәхнәсендә уза. 7 февральдә: 17.00 сәгатьтә - Иске Савруш, 19.00 сәгатьтә Урмандеево авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре;...

Районда "Минем язым - минем җиңүем" проекты кысаларында төбәкара эстафета старт алды.

Аны район мәдәният бүлеге авыл җирлекләре башлыклары катнашында авыл мәдәният учакларының иҗат отчетлары сыйфатында оештыра. Иҗат отчетлары февраль ае дәвамында районның төп сәхнәсендә уза. 7 февральдә: 17.00 сәгатьтә - Иске Савруш, 19.00 сәгатьтә Урмандеево авыл җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре; 8 февральдә: 15.00 сәгатьтә - Иске Ибрай, 17.00 сәгатьтә Иске Ильдеряк; 13 февральдә: 17.00 дә - Иске Кармәт, 19.00 дә Иске Ибрай; 14 февральдә: 17.00 дә - Беловка; 19.00 дә Иске Үзи; 15 февральдә: 15.00 дә - Иске Кыязлы, 17.00 дә Яңа Аксубай; 20 февральдә: 17.00 дә - Яңа Кармәт, 19.00 дә Шәрбән; 22 февральдә: 15.00 дә - Иске Тимошкино; 27 февральдә: 17.00 дә - Иске Татар Адәмсуы, 19.00 дә Кәкре Күл; 28 февральдә: 15.00 дә - Трудолюбово, 17.00 дә - Емелькино авыл җирлекләренең мәдәният хезмәткәрләре чыгыш ясый. 1 март көнне 15.00 сәгатьтә Рус милли үзәгенең (Түбән Баланда авылы) концерт программасы көтелә. Программага иң яхшы концерт номерлары кертелгән, районның барлык кешесе чакырыла. Керү - ирекле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев