Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мәдәният хезмәткәрләре бәйрәм итте

Шушы көннәрдә район Мәдәният йорты нәкъ менә үзенең хезмәткәрләре өчен ишекләрен кунакчыл ачты. Бу көнне районның Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәр өчен җыелдылар. Язның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе белән залда утыручыларны Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов тәбрикләде. -Бүген залда китапханә, музей, Балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре җыелды. Бер...

Шушы көннәрдә район Мәдәният йорты нәкъ менә үзенең хезмәткәрләре өчен ишекләрен кунакчыл ачты.

Бу көнне районның Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәр өчен җыелдылар. Язның иң күркәм бәйрәмнәренең берсе белән залда утыручыларны Аксубай муниципаль районы башлыгы Камил Гилманов тәбрикләде.
-Бүген залда китапханә, музей, Балалар сәнгать мәктәбе вәкилләре җыелды. Бер генә чара да мәдәният хезмәткәрләре катнашыннан башка үтми,- дип әйтте ул.
-Шунысын әйтәсем килә, күп кенә мәсьәләләрдә без үзара аңлашабыз. Мәдәният учреждениеләре чаралары финанслана, җиһаз сатып алына. Районда клублар һәм күп функцияле үзәкләр төзелә, ремонт эшләре алып барыла.
-Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм, сәламәтлек, бәхет, эшегездә инициатива күрсәтүегезне телим,-дип тәмамлады чыгышын район башлыгы.
Аннан соң клуб, китапханә, музей, Балалар сәнгать мәктәбенең иң актив хезмәткәрләренә истәлекле бүләкләр, акчалата премияләр тапшырылды. Районның башкарма комитет җитәкчесе Анатолий Горбунов һәм Мәдәният бүлеге җитәкчесе Евгений Мартынов та мәдәният хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәм белән котлады.
Үткәрелгән иҗат отчетларына да нәтиҗә ясалды. Шул рәвешле, Трудолюбово авыл мәдәният йорты өченче урынга чыгып, 10 мең сумлык премиягә лаек булды, икенче урынга чыккан Сөнчәле клубына15 мең сумлык сертификат тапшырылды, беренче урынны яулаган Иске Тимошкино клубы хезмәткәрләре 25 мең сумлык сертификатка ия булдылар. Ә Түбән Баланда авыл мәдәният йорты исә Гран-прига ия булды һәм 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде.
Бу көнне мәдәният хезмәткәрләре өчен чын бәйрәм оештырылды. Бүләкләрне аларга Балалар сәнгать мәктәбе укучылары тапшырды.
Аида Батталина, Вика Васильева һәм Татьяна Григорьева чыгышлары бәйрәмгә ямь өстәде. Чараны алып баручылар Ольга Копанева һәм Алим Идиятуллин үзләренең чын мәдәният хезмәткәре булуларын исбатладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев