Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Матурлыкны да күрәләр, авырмыйлар да

Район үзәгенең "Елочка" балалар бакчасында өйдәгечә җылы һәм уңайлы мохитта 46 бала тәрбияләнә. Ике төркемгә дә төрле яшьтәге балалар йөрүенә карамастан, ул балаларның иҗади һәм интеллектуаль үсешендә, аларны мәктәпкә хәзерләүдә бернинди дә чагылыш тапмый. Балаларны укыту процессы шулай төзелгән; кечкенәләр музыка белән шөгыльләнгәндә, өлкәнрәкләре татар телен өйрәнәләр, физкультура белән шөгыльләнәләр......

Район үзәгенең "Елочка" балалар бакчасында өйдәгечә җылы һәм уңайлы мохитта 46 бала тәрбияләнә.


Ике төркемгә дә төрле яшьтәге балалар йөрүенә карамастан, ул балаларның иҗади һәм интеллектуаль үсешендә, аларны мәктәпкә хәзерләүдә бернинди дә чагылыш тапмый. Балаларны укыту процессы шулай төзелгән; кечкенәләр музыка белән шөгыльләнгәндә, өлкәнрәкләре татар телен өйрәнәләр, физкультура белән шөгыльләнәләр...
-Әлбәттә инде, бездә балалар сәламәтлеге турында кайгырту беренче планда, менә шуның өчен без аларны сәламәтләндерү процедуралары белән чыныктырабыз,-дип сөйли бакча мөдире Гүзәл Хикмәтуллина.-Шуңа бәйле бездә авыручылар саны да аз, ә башкача мөмкин дә түгел, чөнки балалар бакчасы матур табигать почмагында, елга буенда урнашкан. Монда балалар уйнасын өчен булдырылган җиһазландырылган участоклар да яңа ел алдыннан кардан ясалган фигуралар да пәйда булган.
Язын балалар табигатьнең кышкы йокыдан уянганын күзәтәләр, бакча янындагы аланда беренче чәчәкләр баш төртә. Җәй көне дә җиһазландырылган уен участогында балалар рәхәтләнеп уйныйлар. Экология планында да безнең балалар бакчасына бәхет елмайган дияргә була.
Балаларга әлеге матурлыкны күрергә, сәламәт һәм акыллы булып үсәргә тәҗрибәле тәрбиячеләр ярдәм итәләр. Алар һәрвакыт тәрбияләүнең яңа алымнарын һәм формаларын эзләү белән мәшгуль. Мисалга, Валентина Пескарева һәм Талия Хәйруллинаның балалар белән эш тәҗрибәсе-егерме елдан, Энҗе Сыраеваның унбиш елдан артык. Алар үзләренең бай эш тәҗрибәләре белән балалар бакчасына ике ел элек кенә килгән яшь тәрбияче Рәзилә Гатауллина белән теләп уртаклашалар.Безнең редакциягә мөрәҗәгать иткән ата-аналар сүзләренә караганда, биредә хезмәт куючыларның барысы да үз эшләрен яратып башкаралар, алар балаларга карата игътибарлы һәм кайгыртучан. Бакчада ата-аналар белән тыгыз элемтә урнаштырылган-ата-аналар барлык чараларда да актив катнашалар. Үткән ел мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең түбәсе яңару да коллективка алга таба да иҗади эшләү өчен дәрт өсти, ә чиратта-тәрәзә рамнарын алмаштыру тора. Моннан соң бакчада тагын да җылырак һәм уңайлырак булачак, ә тәрбиячеләр балаларга үзләренең күңел җылыларын кызганмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев